16+

Кытайда куркыныч грипп чыккан

Беренче тапкыр аны март ахырында ачыклыйлар. Шул вакыттан бирле гриппны йоктыручылар арта бара. Соңгы мәгълүматлар буенча, әлеге грипп эләккән 50дән артык кеше арасыннан инде 11е үлеп киткән. Н7N9 вирусы штаммы моңа кадәр дөньяның бер генә илендә дә һәм беркайчан да кешедә очрамаган. Хәзерге вакытта галимнәр әлеге авыруны өйрәнү һәм аның...

Табиблар әйтүе буенча, бу грипп йорт кошларыннан йога, ә кешедән кешегә ул күчми. Россиянең баш санитар табибы Геннадий Онищенко кушуы буенча, Кытайда авыру таралу аркасында, аннан Россиягә кайтучы пассажирларны да аэропорттан тикшереп кертәчәкләр. Баш санитар табиб шулай ук халыкка Кытайга барудан да тыелып торырга киңәш итә. «Кытайда авырулар саны арту һәм аның таралу географиясе ягыннан хәл кискенләшә бара», - дип аңлата ул. Бу турыда ИТАР-ТАСС хәбәр итә.
Кытайлылар үзләре дә авыру белән җитди рәвештә көрәшү эшен алып баралар. Биредә кош ите сатуны тыялар, базарларны ябалар һәм йорт кошларын күпләп юк итәләр. Шанхайда гына да, мәсәлән, 20 меңгә якын йорт кошын үтергәннәр. Белгечләр исә вакцина эшләп чыгару өстендә эш алып бара, әмма аны ярты елдан да тизрәк эшләп чыгара алмаслар әле, мөгаен. Кытай табиблары инфекциянең чыганагын һәм аның кешегә нинди юллар белән йогуын да өйрәнүне дәвам итә. Бүгенге көндә авырулар белән контактта булган 760ка якын кеше табиблар күзәтүе астында тора. Россия галимнәре дә, вирусның үрнәген алып, кытайлылар белән бергә эшләү теләген белдерә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading