16+

Кызыктырырлык «читек»

«Зур үскәч Магеллан булам!» Әлеге теләк алтынчы сыйныфта география дәресендә туган иде. Кем әйтте хыяллар чынга ашмый дип?! Бүген, «Яшьләр сулышы» белән берлектә, маршрутның беренче ноктасын билгеләп, сәфәргә кузгалырга булдык. Безнең корабта үзеңә урын алып кал: Җир шарын аркылыга-буйга иңли башлыйбыз.

Кызыктырырлык «читек»

«Зур үскәч Магеллан булам!» Әлеге теләк алтынчы сыйныфта география дәресендә туган иде. Кем әйтте хыяллар чынга ашмый дип?! Бүген, «Яшьләр сулышы» белән берлектә, маршрутның беренче ноктасын билгеләп, сәфәргә кузгалырга булдык. Безнең корабта үзеңә урын алып кал: Җир шарын аркылыга-буйга иңли башлыйбыз.


«Читек-ил». Дөньяга Данте, Петрарка, Леонардо да Винчи, Рафаэль, Адриано Челентано һәм Лучано Паваротти кебек шәхесләрне биргән дәүләт ул. Спагетти һәм пиццаның туган ягы, Armani, D&G, Prada, Benetton кебек брендларның Ватаны...
Италия белән «саташуым» берничә ел элек башланды. Хәер, бер мин генә түгел икән. Италия туристлар арасында популярлыгы буенча дүртенче урында тора.
Территориясе ягыннан дөньяда җитмешенче урында гына торса да, 60 миллионга якын халкы булган Италия кунакларны җылы кабул итә. Биредә кешеләр ачык күңелле, тәрбияле булулары белән аерылып торалар. Пунктуаль булмаулары гына бөтен идиллияне җимерә. Очрашуга билгеләнгән вакыттан күпкә соңга калып килсәләр, аптырамагыз. Биредә хәтта җәмәгать транспортының да «ташка басылган» расписаниесе юк. Август аенда бөтен Италия халкы көтеп алынган ялга туктала, хәтта эре оешмалар да эшчеләрен отпускага җибәрә. Итальяннарның тагын бер кызыклы гадәтен әйтеп китәргә кирәк: әңгәмә барышында алар кул хәрәкәтләреннән яратып файдалана. Үзләре турында шаяртып: «Итальянның кулын бәйләсәң, ул сөйләшә алмаячак», - диюләре дә юкка гына түгел.
Дәүләт үз эчендә 20 төбәккә, алары исә үз чиратында коммуналарга бүленгән. Оста сәяхәтчеләр фикеренчә, Италиянең бер генә төбәгендә булгансың икән, илдә бөтенләй дә булмадым дип саный аласың: һәрберсенең үз үзенчәлеге, үз диалекты.
Хәзер студентларның күзләре яначак, сулыш алуы авырлашачак: Италия вузына керү өчен бернинди имтихан да тапшырырга кирәкми! Теләгән һәркем югары уку йортына керә ала. Дөрес, биредә уку түләүле. «Читек-ил»дә белем алучылар сессиянең нәрсә икәнен белми, имтиханнарны кем кайчан тели, ягъни кем кайчан әзер була - шул вакытта тапшыра. Аның каравы Италиядә тулай тораклар юк (бу яктан без өстенрәк икән!).
80 проценты таулардан гыйбарәт булган гүзәл табигатьле Италиядә кеше кулы белән тудырылган могҗизалар да җитәрлек. Башкала Рим үзенең Колизее, Треви фонтаны белән данлыклы. Шекспирның «Ромео һәм Джульетта» әсәрендә вакыйгалар тарихи Верона шәһәрендә бара. Биредә бүген дә Джульетта балконы саклана. Дөньяның төрле почмагыннан җыелган кызлар, күңелләрендәге хисләрен уртаклашып, яраткан героинялары исеменә хатлар язалар. Пиза манарасы турында ишетмәгән кеше юктыр. Проектта ул вертикаль бина буларак эшләнгән, ләкин нигезе дөрес салынмау нәтиҗәсендә, авыш килеп чыккан. Бүген манараның очы үзәктән 5, 3 метрга авышкан.
Италиягә килгән гашыйклар су өстендә урнашкан Венецияне күрмичә китмиләр. «Батып баручы шәһәр» урамнарыннан йөрү (дөресрәге, йөзү) өчен махсус көймәләрдән файдаланалар.
Италияне аркылыга-буйга иңләсәгез дә, бер генә балалар йорты да, хуҗасыз эт һәм мәчеләр дә очратмаячаксыз. Италиядә яшәүчеләр әхлакый кысаларга сыймый торган гамәлләр эшләүдән бик куркалар.
Сәяхәткә чыгып киткәндә, барачак илнең кануннары белән танышмый мөмкин түгел. Кагыйдә-тыюларга аеруча бай булган Италиядә «акылсызлар»ы да очрамый калмый. Биредә асфальтка акбур белән рәсем ясау, диңгез суын өйгә алып кайту тыела. Кануннарны бозган өчен, акчалата штрафтан башлап, кулга алуга кадәр каралган.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading