16+

Күз яшьле бәйрәм

Ни генә дисәк тә, май безнең күңелләргә Бөек Җиңү бәйрәме, георгий тасмалары белән сеңеп кала. Табигатьнең уянган, агачларның яшеллеккә төренә башлаган мәле нәкъ менә шушы көннәргә туры килү дә күңелләрне әсәрләндереп, ниндидер бер сихри моңга төрәдер шикелле тоела. Сугыш михнәтләрен үз җилкәләрендә күтәргән, яу кырларында якыннарының, дусларының ятып калуын үз...

Бөек Җиңү көне якынлашканда башкалада гына түгел, Татарстанның һәр районында һәм шәһәрендә аңа багышланган чаралар үткәрелә. Кичә, мәсәлән, Казанның сугыш ветераннары госпиталендә ветераннар өчен телекүпер оештырылды. Алар Чаллыда яшәүче сугышчан иптәшләре белән аралаша, истәлекләре белән уртаклаша алды.
Ә бүген РФ Пенсия фонды идарәсенең Вахитов районы бүлеге Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарын пенсия һәм социаль тәэмин итү мәсьәләләре буенча «кайнар элемтә» үткәрә. Фонд белгечләре 235-17-29 һәм 235-17-17 телефоннары буенча ветераннарның барлык сорауларына да җавап бирәчәкләр. Бу хезмәт сәгать 10нан 13.00гә кадәр эшләячәк. Болардан тыш, Казанның кайбер ишегалларында Җиңү көненә багышланган чаралар да оештырылачак. Әлеге күңелле бәйрәмнәрнең иң түрендә инде, әлбәттә, сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре булачак.
Мондый рухтагы бәйрәм чараларында катнашкан өлкәннәрне башка беркем белән дә чагыштырып булмый. Әлеге көнне күкрәкләре орден-медальләр белән бизәлгән әби-бабайларның күбесенең күзендә энҗе бөртегедәй күз яше җемелди. Бу күз яшендә барысы да бар - яшьлек еллары сугыш кырларында үтүдән туган үкенече дә, якыннарын югалту ачысы һәм аларны сагыну сагышы да, тыныч тормышны күрү шатлыгы да...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading