16+

Ленинның кирәге бетте?!.

«Ленин бабай үлгән, диләр. Күрмәдем сөякләрен. Күрмәсәм дә сөякләрен, Үтим васыятьләрен!» - дип җырлаталар иде заманында безне мәктәптә. Әле тагын: «Ишектән кергәч тә торадыр мич, Нигә безне ташлап киттең, Владимир Ильич?! - дигәне дә хәтердә калган. Саный китсәң, күп инде алар - бөек юлбашчыга багышланган шуның ише эреле-ваклы такмаклар, җырлар.

«Ленин бабай үлгән, диләр. Күрмәдем сөякләрен. Күрмәсәм дә сөякләрен, Үтим васыятьләрен!» - дип җырлаталар иде заманында безне мәктәптә. Әле тагын: «Ишектән кергәч тә торадыр мич, Нигә безне ташлап киттең, Владимир Ильич?! - дигәне дә хәтердә калган. Саный китсәң, күп инде алар - бөек юлбашчыга багышланган шуның ише эреле-ваклы такмаклар, җырлар.

Әйе, Совет идеологиясе Ленин образын безнең буынга нык, мәңге җуелмаслык итеп сеңдерергә тырышты. Моның өчен чараларның ниндие генә кулланылмады. Ул образ, сабый күкрәгендәге октябрят йолдызчыгыннан башлап, безнең яшәешнең барлык тармакларын да биләп алган иде. Ленин исемен йөрткән шәһәр һәм авыллар гына да ничаклы - Ленинград, Ленинабад, Лениногорск, Ленино-Кокушкино… Ә инде аңа багышланган китаплар һәм кинофильмнарның, гомумән, «чуты» юк. Без бит шуларны укып, шулар тәэсирендә үскән буын. Ленинны инде Аллаһыга тиңли башлаган идек.
Һәм менә хәзер без, бер селтәнүдә аңардан баш тартып, аның идеяләреннән ваз кичәргә тиеш, чөнки бүгенге идеологиянең таләбе шундый. Иң кызыгы - Ленин образын карачкыга әйләндерүдә башлап йөрүчеләрнең күпчелеген нәкъ менә заманында аның идеяләре ярдәмендә өскә - җылы урынга үрмәләгәннәр тәшкил итә. Аны Россия тарихының 1 нче номерлы террорчысы дип атаучылар да бар хәтта. Рус православие чиркәве протоиерее Геннадий Беловолов, мәсәлән, Ленинның илдәге барлык һәйкәлләрен юк итәргә чакыра. Руханига теләктәшлек белдерүче кайберәүләр әле анда, әле монда ул һәйкәлләрне шартлата-җимерә башладылар да инде. Андый бәндәләргә аеруча Мәскәүнең Кызыл Мәйданындагы мавзолей тынгы бирми. Әлеге тарихи объект, гомумән, Россия халкын икегә бүлде. Аның бер өлеше Ленинны аннан чыгарып җирләү яклы, ә икенчеләре моңа каршы. Мәсьәләгә бөтенләй битараф булганнары да байтак. Аеруча яшьләр. Арада, гомумән, Ленинның кем икәнен белмәгәннәре дә аз түгел. Андыйларга, Ленин идеяләреннән бигрәк, акча идеологиясе кызыграк.
Интернетта «Гуд бай, Ленин!» дигән сайт бар. Аның авторы - «Бердәм Россия» фракциясеннән Дәүләт Думасы депутаты Владимир Мединский. Ул, Ленинны мавзолейдан чыгарып, җәсәден җирләргә өнди. Аның фикеренчә, «без һәр елны, Ленинның туган яки үлгән көне җиткән саен, бу мәсьәләне күтәреп чыгарга мәҗбүр». Имеш, Ленин үзе дә мавзолейлар төзүгә ризалык бирмәгән. Моңа аның исән туганнары - энесе, сеңлесе һәм хатыны да каршы булганнар. Алар аны С.-Петербургта җирләргә теләгәннәр. Ләкин моңа коммунистлар каршы төшкән. Депутат Мединский сайтында, Ленинны мавзолейдан чыгарып җирләүне яклап, 300 меңгә якын кеше тавыш биргән.
Ленин һәйкәлләрен юк итү дигәннән, аның Казан үзәгендәге Ирек мәйданына куелган һәйкәлен алалар икән, дигән сүзләр дә йөри. Янәсе, республика Хөкүмәте бинасы янында машиналар куярга урын калмаган һәм биредә яңа автопарковка төзеләчәк. Ә Ленин һәйкәле моңа комачау итә. Бу хәл КПРФ тарафдарларында зур ризасызлык китереп чыгарган. Татарстанның баш коммунисты, фракция җитәкчесе, Дәүләт Советы депутаты Хафиз Миргалимов: «Ленин һәйкәлен җимерергә юл куймаячакбыз», - дип тә белдерде.
Бер яктан, Казанда Ленин һәйкәленә «һөҗүм» ясарга җыенсалар, икенче яктан, башкаладагы аның исеме белән бәйле бүтән бер объектны - Ленинның музей-йортын - тагы да киңәйтү турында сүз алып барыла. Дөрес, бу, иң беренче чиратта, идеология белән түгел, ә башкалага тагы да күбрәк туристлар җәлеп итү теләге белән бәйле. Мәгълүм булганча, әлеге музей-йортта заманында Ульяновлар гаиләсе булачак пролетар юлбашчының беренче сөргененнән соң яши.
В.И.Ленин музей-йорты директоры Татьяна Баскова сүзләренә караганда, соңгы вакытта бу тарихи объектка игътибар көчәя башлаган. Бирегә аеруча Кытай, Вьетнам кебек илләрдән туристлар күп килә. Мәсәлән, 2009 елда музей 4 мең ярым тирәсе турист кабул итсә, узган ел инде бу сан 6 меңне узып киткән. Музей хезмәткәрләре быел туристлар саны 7 меңгә җитәр дип фаразлый.
Тарихи мемориаль йортны тагын да киңәйтеп төзекләндерү тәкъдиме узган ел Татарстан Мәдәният министрлыгы коллегиясендә кабул ителгән иде. Реставрация барышында музей бинасы мәйданын зурайту, аның подвал өлешен киңәйтү, мансард-этаж төзү, экспозиция-күргәзмәләр өчен мәйдан булдыру, янәшәдәге бакчаны тәртипкә китерү күздә тотыла. Биредә шулай ук туристлар өчен китапханә һәм кафе да булачак.
Әлеге проектның генподрядчысы «Татинвестгражданпроект» компаниясе генераль директоры Владимир Кудряшов сүзләренә караганда, музей-йортка реставрация үткәрү өчен баштарак 70 миллион сум тирәсе акча билгеләнгән булган. Әлегә проект югары даирәләрдә карала һәм эшкә кайчан тотынасылары билгесез. Музей-йорт директоры Т.Баскова сүзләренә караганда, югарыдагы түрәләр реставрация өчен кирәкле сумманы киметүләре дә ихтимал. Ул чагында инде планлаштырылган эшләрнең байтагы үтәлмәскә мөмкин.
Әлбәттә, музейны төзекләндереп кенә аңа туристларны җәлеп итү кыен. Моның өчен кызыклы чаралар да кирәк. Шуңа күрә музей-йорт хезмәткәрләре быелгы сезонга ныклап әзерләнәләр. Биредә Казанның нәкъ менә Ульяновлар яшәгән тарихи чорын чагылдыруга зур әһәмият бирелә. «Без Ленинны гадәттәгечә пот (идол) буларак түгел, ә безнең кебек үк гади, ләкин гаҗәеп бөек тарихи шәхес буларак күрсәтергә телибез», - ди музей җитәкчесе Татьяна Баскова.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading