16+

Җәлил оныгы фестивальгә килә

5 сентябрьдән 11енә кадәр Казанда узачак сигезенче мөселман киносы фестиваленә бүгенге көнгә 50ләп ил катнашырга теләк белдергән.

5 сентябрьдән 11енә кадәр Казанда узачак сигезенче мөселман киносы фестиваленә бүгенге көнгә 50ләп ил катнашырга теләк белдергән.

Барысы 165 фильм кабул ителгән. Фестиваль Европа, Азия, Африка кыйтгасы илләрен дә җәлеп итә башлады. Быел Казанга зур кино йолдызлары, күренекле артистлар килүе көтелә. Шулай ук фестивальгә быел герой-шагыйрь Муса Җәлилнең оныгы Лилиан Навроашвили да килергә җыена. Ул - Казан кызы. Заманында биредә театр училищесын тәмамлаган. Бүгенге көндә Санкт-Петербургта театр һәм кино артисты булып эшли. Лилиан үзенең туган шәһәрендә узачак бу фестивальдә теләп катнашачагын әйткән. Казанга чит илләрнең танылган кино йолдызлары да килергә җыена.
Фестивальнең ачылу тантанасын Россиянең күренекле кино йолдызы Сергей Шәкүров алып барачак. Сүз уңаеннан әйтик, әле күптән түгел С.Шәкүров Казандагы музейларның берсенә В.Маяковскийның татарчага тәрҗемә ителгән шигырьләр җыентыгын бүләк иткән иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading