16+

Марат Әхмәтов: «10 августта инде чәчү башлана, ә бездә орлык юк»

Узган атнада Татарстанның күпчелек районнарында уракка төштеләр. Барыбызга да мәгълүм сәбәпләр аркасында, быел әлеге бик җаваплы эшләр ике атнага соңарып башланды.

Марат Әхмәтов: «10 августта инде чәчү башлана, ә бездә орлык юк»

Узган атнада Татарстанның күпчелек районнарында уракка төштеләр. Барыбызга да мәгълүм сәбәпләр аркасында, быел әлеге бик җаваплы эшләр ике атнага соңарып башланды.

- Әлеге факт безне бик сагайта. Көннәр бер сәгатькә кыскарды. Бөртек суктыра торган комбайннарга эш күп. Соңгы елларда алар бик яңартылмады. Техника паркы искерә бара. Республика буенча уртача күрсәткеч 472 гектар булса, кайбер хуҗалыкларда бер комбайнга 700-800 гектар, хәтта 1 мең гектар туры килгән очраклар да бар. Урып-җыюның кайбер өлеше сентябрь аена туры килүен исәпкә алсак, бу - эш бүленешен күпкә катлауландырачак, - дип саный Татарстанның Премьер-министры урынбасары - республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов.

Уңышның зур булуы комбайннарга да шактый ук йөк өсти. Моннан тыш, игеннәр дымлы булу сәбәпле, ашлык киптерү пунктларында да эшләр тыгыз булырга охшап тора. Шушы уңайдан министр Министрлар Кабинетындагы видеокүпер вакытында район җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп:
- Бурыч бик катлаулы һәм ул контрольдә тотуны таләп итә. Һәр көн сезнең шәхси актив катнашуыгызны таләп итә. Муниципаль берәмлектәге җитәкчеләр, сезнең дәрәҗәгез күп мәсьәләләрне оператив рәвештә чишәргә ярдәм итәчәк, - диде.

Республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан алынган мәгълүматлар буенча, 7 августка 24,4 мең гектар мәйданнан бөртекле һәм кузаклы культуралар суктырып алынган. Бу пландагы мәйданның (1475,2 мең гектар) 1,7 процентын тәшкил итә.

Татарстан игенчеләре бу көнгә 97,7 мең тонна ашлык суктырып алган. Гектар уңышы 40,1 центнер тәшкил итә. Иң мул уңыш - Сарман районы кырларында. Биредә һәр гектардан уртача 51 центнер ашлык җыеп алына. Гектар уңышы буенча Зәй (50 центнер) һәм Нурлат районнары (49,1 центнер) әлегә икенче-өченче урында.

Марат Әхмәтов белдергәнчә, бу атнада уҗым культураларын чәчә башлаячаклар. Министр кайбер районнарда, узган елгы фонд сакланмаганлыктан, әлегә кадәр чәчүлек орлык булмавын искәртте. Шул исәптән Лениногорск, Чирмешән, Әгерҗе, Балык Бистәсе районнарында хәл шулайрак тора .

- Узган ел һава шартлары уңай торды, бөртеклеләрдән 4,3 млн тонна тулаем җыем алынды. Ничек итеп шундый вакытта да фондта чәчүлек орлык калдырмаска була? 10 августта инде чәчү башлана, ә бездә орлык юк. Яңа уңыш әлегә җыелып бетмәгән. Болай булганда, сез беренче гектарларыгызны сентябрь башыннан да алда чәчә алмыйсыз. Болай эшләгән хуҗалыкларда нәтиҗәлелек булмаячак, - дип кисәтте министр әлеге районнарның җитәкчеләрен.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading