16+

Марат Нуриев: «Торак-коммуналь тармакта һәр юнәлештә сакчыллыкка ирешергә тырышабыз»

Эш-гамәлләрнең колачы, әһәмияте, нәтиҗәсе чагыштырып караганда яхшырак беленә.

Марат Нуриев: «Торак-коммуналь тармакта һәр юнәлештә сакчыллыкка ирешергә тырышабыз»

Эш-гамәлләрнең колачы, әһәмияте, нәтиҗәсе чагыштырып караганда яхшырак беленә.

- Казандагы "Уңайлы торак" идарәче компаниясе торак-коммуналь хуҗалык реформасында Россия күләмендә әйдаман,- диде "Милли Торак Конгрессы" коммерциячел булмаган автоном предприятие директоры Татьяна Вепрецкая.- Биредә торак фондны карау, энергиягә сакчыллык, яңа технологияләрне кулланышка кертү, торак милекчеләре белән эшләү, гомүмән, кайсы гына юнәлешне алсаң да, уңай нәтиҗәләргә ирешелә. Шунлыктан, без "Уңайлы торак" идарәче компаниясендә ике ел саен Бөтенроссия семинар-киңәшмәләре үткәрәбез. Файдасы бар: төрле төбәкләрдән килгән идарәче компанияләр җитәкчеләре, инженерлары "Уңайлы торак" кулланучы технологияләрне үзләрендә булдыралар.



Яңа Савин районының "Уңайлы торак" идарәче компаниясендә "Торак-коммуналь хуҗалык комплексында нәтиҗәле идарә итү алымнары" темасына янә Россия күләмендә семинар-киңәшмә уза.

- Монысында Россиянең 20 төбәгендәге идарәче компанияләрнең юристлары җыелды. "Уңайлы торак" идарәче компаниясендә документлар белән эшләүдәге тәртип тә күпләр өчен үрнәк, - диде Татьяна Вепрецкая.
Казанда торак-коммуналь хезмәтләр өчен электрон рәвештә түләү мөмкинлеге, бердәм исәп-хисап үзәкләрендә электрон чират тәртибе, коммуналь хуҗалык белгечләренең һөнәри белемен камилләштерү үзәге эшчәнлеге семинар-киңәшмәдә катнашучыларда чын мәгънәсендә соклану тудырды.



- Торак-коммуналь тармакта һәр юнәлештә сакчыллыкка ирешергә тырышабыз. Халыкка уңайлы көнкүреш шартлары тудыру- безнең төп максат, - дип әйтеп үтте "Уңайлы торак" идарәче компаниясе генераль директоры Марат Нуриев семинар-киңәшмәдә ясаган чыгышында.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading