16+

Машина сатканда, нәрсәгә игътибар итәргә?

Машина сату җиңел эш түгел. Җиде кат үлчисе, бер кат кисәсе дигәндәй, автомобиль базарындагы алдакчылардан аеруча сак булырга кирәк. Хәзер, яңа закон нигезендә, машинаны номерлары белән сатарга туры килә. Бер яктан бу сатучы, сатып алучы өчен дә җайлы. Тик җиде ятлар синең машинаң белән ни кыла, аны үз исеменә рәсмиләштерәме,...

Машина сату җиңел эш түгел. Җиде кат үлчисе, бер кат кисәсе дигәндәй, автомобиль базарындагы алдакчылардан аеруча сак булырга кирәк. Хәзер, яңа закон нигезендә, машинаны номерлары белән сатарга туры килә. Бер яктан бу сатучы, сатып алучы өчен дә җайлы. Тик җиде ятлар синең машинаң белән ни кыла, аны үз исеменә рәсмиләштерәме, һаман синең милкең булып саналган транспортта йөрүен дәвам итәме, Алла белсен. Әле бер танышым сөйләп торды. Авито.ру сайты аша машинасын саткан да гаиләсе белән диңгезгә ял итәргә киткән. Кайткан төшенә почта әрҗәсендә бер кочак штрафлар күреп аптырап калган. Баксаң, машинаны сатып алган хуҗа транспортны үз исеменә рәсмиләштермәгән, бөтен штрафлары моңа килә икән.

Дөрес, машинаны сатучы, сатып-алу килешүе нигезендә, бу штрафларны түләүдән баш тарта ала. Ун көн узганнан соң, ЮХИДИ бүлегенә барып, үзеңә дә теркәлүдән төшәргә була. Машинаны трейд-ин программасы белән тапшырганда, алыпсатарларга биргәндә дә әлеге кагыйдәләрне истә тотарга кирәк.

Белеп тор!

Машинаны сатканда, сатып-алу килешүе төзелергә тиеш. Аңлашылмаучанлыклар килеп туган очракта, бу - сезнең өчен төп документ. Машинаның ПТСын, башка документларының күчерелмәсен алып калсагыз да комачау итми.

Сатып алучы өчен ПТСта үз исемен өстәргә буш урын булу кирәк. Яңа хуҗаны теркәр өчен урын калмаган икән, ЮХИДИ идарәсендә каршылыклар килеп тууы бар. Яңа ПТСны бары машинаны саткан кеше генә ясата алачак.

Ун көн узгач, машинасын сатучы үзе дә ЮХИДИгә барып теркәлүдән төшә ала.

Салым инспекциясе машина сатканны белеп торырга тиеш. Аларга бу турыда хәбәр булмаса, транспорт салымы сатучының исеменә килеп барачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading