16+

Май һәм көз – җылы, җәй коры булачак

Быел май аенда һава торышы нинди булачак, җәй айларыннан нәрсә өмет итәргә һәм көз безне ничек сөендерергә җыена? Бөтендөнья метеорология көне уңаеннан (ул 23 мартта билгеләп үтелде) синоптиклар яз, җәй һәм көз айларында булачак һава торышына фаразлары белән бүлеште.

Май һәм көз – җылы, җәй коры булачак

Быел май аенда һава торышы нинди булачак, җәй айларыннан нәрсә өмет итәргә һәм көз безне ничек сөендерергә җыена? Бөтендөнья метеорология көне уңаеннан (ул 23 мартта билгеләп үтелде) синоптиклар яз, җәй һәм көз айларында булачак һава торышына фаразлары белән бүлеште.

Шулай итеп, ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе белгечләре әйтүе буенча, быел май аенда республикада җылы булырга тиеш, хәтта гадәттәгедән дә җылырак торырга мөмкин. Җылы май аеннан соң, республикабызга коры җәй киләчәк һәм иң эссе ай июль булыр дип фаразлана. Россия Гидрометүзәге белдерүенчә, июнь һәм июль айларында явым-төшемнәр аз булачак, ә менә августта барысы да нормага килергә тиеш. Беренче көз ае сентябрь дә безне быел гадәттәгедән җылы һава торышы белән шатландырырга уйлый, температура нормадан югарырак булачак. Алдагы айларга фаразлар менә шушындый, әмма синоптиклар шул ук вакытта табигатьнең төрле сюрпризлар ясарга яратуын да искәртә, шуңа күрә, көтмәгәндә салкыннар килүе дә яки, киресенчә, кыздыра башлавы да бик мөмкин хәл, ди алар.
Алдагы берничә көн турында сүз йөрткәндә, ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе биргән мәгълүматлар буенча, бүген аязучан болытлы һава көтелә, көндез республика буенча һава температурасы -1, +4 градус булачак. 28 март төнендә термометрлар -1, -6 градусны күрсәтәчәк, урыны белән кар явачак. Көндез исә -1, +4 градус булуы көтелә, шулай ук кар һәм юеш кар явуы ихтимал.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading