16+

МЕҢ ШАТЛЫКЛАР УЕНЫ

Шахмат - мең шатлыклар уены, дип әйтелә һинд мәкалендә. Әлеге фикер белән барлык шахматчылар да килешәдер. Ә шахмат үзе спортмы, фәнме, әллә сәнгатьме? Менә бу мәсьәләдә уртак фикерләр юк, дисәк тә була. Берәүләр өчен шахмат спорт - монда көрәш бара. Фән, чөнки ул теорияләргә нигезләнә, системага салу, анализлау, бәя бирү...

МЕҢ ШАТЛЫКЛАР УЕНЫ

Шахмат - мең шатлыклар уены, дип әйтелә һинд мәкалендә. Әлеге фикер белән барлык шахматчылар да килешәдер. Ә шахмат үзе спортмы, фәнме, әллә сәнгатьме? Менә бу мәсьәләдә уртак фикерләр юк, дисәк тә була. Берәүләр өчен шахмат спорт - монда көрәш бара. Фән, чөнки ул теорияләргә нигезләнә, системага салу, анализлау, бәя бирү...

Шулай да шахматның иң зур өстенлеге бу уенда һәркемнең дә уйный, катнаша алуы. Шахмат уйнар өчен зур заллар да, аерым табигать шартлары да, физик мөмкинлекләр дә кирәкми, шахмат тактасы һәм фигуралар булса, шул җитә.
«Балтачагрохимсервис» җәмгыятендә баш хисапчы булып эшләүче Габдерәфыйк Фәйзрахманов - шахмат белән җенләнгән кеше. Иң хикмәтлесе һәм кыйммәтлесе аның бу мавыгуы башкаларга да файдага гына. Ул үзенең шахматка булган мәхәббәтен җәмгыятьнең җитәкчесе Наил Гыйләҗевкә дә йоктырган. Алар менә унбиш ел инде, район һәм төбәкара ярышлар үткәреп, шуны финанслыйлар. Җиңүчеләргә бирелгән призларны әйткәч, минем дә әлеге ярышларда катнашасым килеп китте. Бактың исә шахмат уены көрәшкә караганда да кыйммәтрәк бәяләнә икән. Февраль аенда үткәрелгән ярышларда 12 хатын-кызлар һәм ирләр, 5 балалар командасы катнашкан. Бу турнирга республиканың төрле төбәкләреннән һәм хәтта Мари Эл Республикасы белән Киров өлкәсеннән дә елдан-ел күбрәк командалар килә. Уеннарның югары оешканлык белән үтүен ассызыклыйлар катнашучылар. Ач карынга баш эшләми, шуңа күрә, һәрвакыт өч тапкыр ашату оештырыла һәм ул бушлай. Әле июнь ае башында гына Казанда Алисә Галләмова кубогына ярышлар узды. Анда балаларны туплап алып баруны оештырган, финанслаган «Балтачагрохимсервис» җәмгыятенә, аның җитәкчесе Наил Гыйләҗевкә Республиканың шахмат федерациясе үзенең Рәхмәт хатын тапшырган. Җәмгыятьнең үз волейбол, хоккей һәм көрәш командалары бар. Тырышканда, акчасы да табыла. Сез фотосурәттә акчаны санаучыларны - баш икътисадчы Фәрит Гыйләҗетдинов белән баш хисапчы Габдерәфыйк Фәйзрахмановны күрәсез. «Шахмат уйнаганнан соң, баш ныграк эшли башлый», - диләр алар. Моңа өстәп, күңел дә юмартланып китә, диясе килә. Юкка гына язмамның башында ук, шахмат - мең шатлыклар уены, димәдем ләбаса!.. Ә бәлки шахмат уйнау чыннан да иң беренче чиратта дөрес фикерләргә ярдәм итәдер. Һәм аның нәтиҗәләре дә ничек матур.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading