16+

Мэрия үзенең эш сәгатен алга күчерде

Казанда бүген иң кискен мәсьәлә - транспорт бөкеләре, диде башкала мэры Илсур Метшин кичә узган «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә.

Мэрия үзенең эш сәгатен алга күчерде

Казанда бүген иң кискен мәсьәлә - транспорт бөкеләре, диде башкала мэры Илсур Метшин кичә узган «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә.

Универсиадага әзерлек кысаларында, Казанда 74 урам юлы төзекләндереләчәк. Хәзер берничә дистә урамда берьюлы эш бара. Бу, әлбәттә инде, хәрәкәт кыенлыгы тудырды. «Мәскәү һәм Тукай урамнарында төзекләндерүләр үткәрү шәһәр үзәгенә керүне аерча кыенлаштырды. Халык, бөкеләрдән качып, метрога ябырылды, нәтиҗәдә анда чиратлар барлыкка килде. «Җиңү проспекты» - «Кәҗә бистәсе» станцияләре арасын үзем дә үттем, кассага 30 секунд кына чират тордым. Пик сәгатьләрендә поездлар саны арттырылсын», - диде шәһәр башлыгы. «Метроэлектротранс» предприятиесе генераль директоры урынбасары Фәрит Сибгатуллин эшне активлаштырачакларын ышандырды, шулай ук 13 нче, 17 нче һәм 21 нче маршрутларда троллейбуслар саны арттырылганын әйтте. Шәһәр башкарма комитетының капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе җитәкчесе Илгиз Латыйпов мәгълүмат биргәнчә, 13 урам юлы инде төзекләндерелгән, 30 августка тагын 14 урамда эшләр тәмамланачак. Ветеринария академиясе тукталышы янәшәсендә ишелгән канализация тупланмасы чокырын төзекләндерү эшләре үткәрелә. Биредә, узып китү өчен, юлның ике полосасы ачык.
Мэр Илсур Метшин: «Шәһәр үзәгендә 21 мең дәүләт хезмәткәре эшли, аларның күбесе шәхси автомобилендә йөри. 1 сентябрьдән вузларга 100 меңнән артык студент килә башлый. Транспорт бөкеләрен беркадәр киметү максатында, мэрия һәм аның структураларының эш сәгате иртәнге 7.00гә күчерелә. Бер ай дәвамында эш вакыты 7.00 сәгатьтән башланачак. Шәһәр үзәгендәге вузлар һәм башка учреждениеләр дә эш, дәрес сәгатьләрен үзгәртү турында уйлансыннар иде», - дип белдерде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading