16+

Метро поездлары өч минут саен килә башлый

Транспортчылар ел азагына кадәр 255 автобус, 100 троллейбус, 70 трамвай һәм 12 яңа метрополитен составы сатып алырга ниятли. Узган атнада Казанга Мытищидан ике секцияле өч вагоннан торган өч «Русич» поезды составлары кайтартылды да инде. Яңа вагоннар 30 пассажирга артыграк кеше сыйдырырга сәләтле. Аларны җибәрү кеше күп йөргәндә поезд көтү вакытын...

Транспортчылар ел азагына кадәр 255 автобус, 100 троллейбус, 70 трамвай һәм 12 яңа метрополитен составы сатып алырга ниятли. Узган атнада Казанга Мытищидан ике секцияле өч вагоннан торган өч «Русич» поезды составлары кайтартылды да инде. Яңа вагоннар 30 пассажирга артыграк кеше сыйдырырга сәләтле. Аларны җибәрү кеше күп йөргәндә поезд көтү вакытын өч минутка кыскартырга ярдәм итәчәк. Контракт төзү якынча 700 миллион сумга төшкән.
МУП «Метроэлектротранс»ның баш инженеры Илмир Закиров әйтүенчә, яңа поездлар сатып алу ихтыяҗы соңгы арада халыкның метроны кулайрак күреп, ешрак файдалана башлавының нәтиҗәсе.
Ә автобус паркына әлегә 180 МАЗ сатып алынган. Алар 72 һәм 105 пассажир өчен исәпләнгән ике модельгә аерыла.
Метро дигәннән, бу якшәмбедә Мәскәү метрополитенының «Комсомольская» тукталышында эскалатор көтмәгәндә кинәт туктап, 10 кеше зыян күргән. Хәзер метрополитен буенча эскалаторларны тикшерүче махсус комиссия төзелгән. Алар эскалаторның кинәт ватылуының сәбәпләрен ачыклау белән мәшгуль, дип хәбәр итә «Новости» Россия мәгълүмат агентлыгы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading