16+

Җәмәгать транспортында телефон аша түләячәкбез

- Хәзер башкалада 360 мең кеше транспорт картасыннан файдалана. Юл йөрүләрнең 73 процентына электрон рәвештә түләнелә. Бу күрсәткеч Екатеринбургта - 29, Самарада - 32 һәм Новосибирск шәһәрендә 31 процентны гына тәшкил итә, - диде мэриядә узган киңәшмәдә «Транспорт картасы» ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Рамил Якупов. Җәмәгать транспортында юл йөрүләргә...

- Хәзер башкалада 360 мең кеше транспорт картасыннан файдалана. Юл йөрүләрнең 73 процентына электрон рәвештә түләнелә. Бу күрсәткеч Екатеринбургта - 29, Самарада - 32 һәм Новосибирск шәһәрендә 31 процентны гына тәшкил итә, - диде мэриядә узган киңәшмәдә «Транспорт картасы» ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Рамил Якупов. Җәмәгать транспортында юл йөрүләргә түләүләрнең Парижда - 85, Лондонда - 90 һәм Сеул шәһәрендә 95 проценты электрон тәртиптә башкарыла икән. Мэр Илсур Метшин: «Безгә Париж һәм Лондон шәһәрләрен куып җитәргә омтылырга кирәк», - диде. Бу татлы хыял гына түгел.
Казан электрон хезмәт күрсәтүләр өлкәсендә янә алгарыш ясарга җыена. Тиздән җәмәгать транспортында юл йөрүләр өчен кәрәзле телефонга көйләнгән NFC-модуль аша да түләп булачак. Өстәмә модуль телефон операторларында куйдырыла. Башта «Билайн», тора-бара «МТС» һәм «Мегафон» абонентлары да NFC-модульне куллана алачак, - диде Рамил Якупов.
Шулай итеп, кондукторларга мобиль телефоныбызны гына күрсәтә башлыйбыз, ул валидатор җайланмасы ярдәмендә тиешле түләүне «сызгыртып» кына алып калачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading