16+

Мәгърифәт нурын сибүчеләрне танытыйк

Бу атнада Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында «Төрки дөньяның танылган шәхесләре: Мәхмәт Әкиф Эрсой һәм Габдулла Тукай» дип аталган халыкара симпозиум үтте.

Мәгърифәт нурын сибүчеләрне танытыйк

Бу атнада Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында «Төрки дөньяның танылган шәхесләре: Мәхмәт Әкиф Эрсой һәм Габдулла Тукай» дип аталган халыкара симпозиум үтте.

Әлеге чара «Казан - 2014 елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы» төп программасы кысаларында уздырылды.
«Төрки дөньяның танылган шәхесләре» халыкара симпозиумының инде ун елдан артык тарихы бар. Ул Төркиядә дә, шулай ук аннан читтә дә үткәрелде. Халыкара симпозиумның максаты - төрки дөньяның күренекле мәгърифәтчеләренең әдәби һәм фәнни казанышларын өйрәнү һәм халыкка тарату.
Быел КФУда уза торган Халыкара симпозиум исә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның иҗтимагый эшчәнлегенә багышланды. Симпозиумда Мәхмәт Әкиф Эрсой исемендәге Философия һәм сәнгать фонды вәкилләре, Төркия, Әзәрбайҗан, Казахстан, Греция, Кыргызстан, Сербия, Македония, Үзбәкстан һәм шулай ук Татарстан һәм Башкортстан республикаларыннан галимнәр катнашты.
13 майда башланган симпозиумның бүген кич белән ябылышы булачак.
PS. Мәхмәт Әкиф Эрсой (төрекчә Mehmet Akif Ersoy) (1873-1936) - бөек госманлы шагыйре, Төркиянең милли гимны булган «Бәйсезлек маршы» авторы, укытучы, җәмәгать эшлеклесе, мәгърифәтче (Коръәнне тәрҗемә итүче).

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading