16+

Миңгәр Сабан туе – могҗиза!

Сабан туйларның иң шәбе Саба районының Миңгәр авылында булганлыгын соңгы елларда белмәгән кеше калмагандыр инде. Барып, аны үз күзләре белән бер тапкыр күреп кайтучылар исә, быелгысы кайчан була икән, дип баш ваталардыр. Белеп торыгыз, Миңгәр Сабан туе быел 7 июньдә кичке 5тә башлана!

Анда барып, ул бәйрәмне күреп кайтучылар авызыннан, уенын-чынын кушып: «Күрмәгәнеңне күрергә Миңгәргә кил икән», - диюләрен ишеткән бар иде инде. Быелгы программа тагын да кызыклырак күренә. Әле, автомобиль камераларына утырып, Мишә елгасы буенча куышканыгыз, сумо көрәшчеләре бәйгесен, хатын-кызларның турникта тартылганнарын караганыгыз, утын яручылар бәйгесен, шулай ук Украинаның халык артистлары, Аркадий Райкин исемендәге Кубок ияләре Владимир Данилец белән Владимир Моисеенконы күргәнегез булмаса, Миңгәргә рәхим итегез. Кояш батып, ай калыкканчы рәхәтләнеп катамараннарда йөрергә, «Тарзанка» һәм «Таулар» аттракционнарында күңел ачарга була биредә. Хәния Фәрхи, Салават, Габделфәт Сафин, Рәсим Низамов һәм башка артистларның җырларын тыңлап, Рифат Зарипов алып баруындагы юмор концертында рәхәтләнеп көлеп күңел ачып кайтырсыз. Яшьләр өчен күбекле дискотека исә Ландыш, Индива, «Эссе» төркеме, Ранил Нуриев, Алинә Даутова кебек яшь артистларның дәртле җырлары астында барачак. Күпсанлы уен-бәйгеләр, спорт уеннары һәм аларда җиңүчеләр өчен каралган кыйммәтле бүләкләр турында әйтеп тә торасы юк. Килегез, уйнагыз, җиңегез генә!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading