16+

Миңгәр Сабантуена рәхим итегез!

Саба районындагы Миңгәр авылында үткәрелеп килә торган кичке Сабантуй елдан-ел популярлаша бара. Кунакларны торган саен үзенә күбрәк җыя әлеге мәйдан. Бармаслык та түгел шул, иң кызыгы, күңеллесе шунда бит. Авыл табигатендә, саф һавада зур шәһәр Сабан туена биргесез бәйрәм оештыралар биредә. Быелгысы Татарстанның танылган артистлары катнашында 9 июньдә узачак. ТРның...

Саба районындагы Миңгәр авылында үткәрелеп килә торган кичке Сабантуй елдан-ел популярлаша бара. Кунакларны торган саен үзенә күбрәк җыя әлеге мәйдан. Бармаслык та түгел шул, иң кызыгы, күңеллесе шунда бит. Авыл табигатендә, саф һавада зур шәһәр Сабан туена биргесез бәйрәм оештыралар биредә. Быелгысы Татарстанның танылган артистлары катнашында 9 июньдә узачак.
ТРның атказанган артисты Рәсим Ильясов җитәкчелегендәге «Казан нуры» ансамбле, җырчылар Раяз Фасыйхов, Хәмдүнә Тимергалиева, Ришат Төхвәтуллин, Айдар Галимов, Россия җырчылары, «Мунча ташы» театры чыгышлары булачак биредә. Җырчы Салават Фәтхетдинов исә аерым бер сәхнә били. Яшьләр өчен тәгаенләнгән сәхнәдә «Айфара» төркеме, Салават Миңнеханов чыгышлары һәм «TATAR STAR» проекты тәкъдим ителә. Шулай ук «Мәйдан» каналыннан видеодискотека да булачак. Бәйрәм соңында Миңгәр күген салют яктыртачак.
Сабан туенда була торган хәрәкәтле уеннарда катнашып, матур бүләкләр аласыгыз, спорт уеннарында көчегезне сынап карыйсыгыз килсә, кичке Сабантуйга рәхим итегез. Биредә балалар өчен дә аерым мәйданчык эшләячәк.
Кунакларны 16.00 сәгатьтә каршылый башлыйлар. 18.00дә «Сабантуй. Миңгәр-2012» фильмын тамаша кылырга мөмкин булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading