16+

Миллиардларны кая куйганнар?

РФ Социаль иминият фондының Татарстандагы бүлекчәсе агымдагы елның беренче яртысында яшь балалы гаиләләргә тәгаенләнгән пособиеләр түләү өчен әнә шуның кадәр акча сарыф итте. Узган ел бала тугач та бер тапкыр бирелә торган пособиенең күләме 12405 сум булса, быел бәби тапкан хатын-кызларга 13087 сум түләнә башлады. Социаль иминият фонды бала тугач...

Миллиардларны кая куйганнар?

РФ Социаль иминият фондының Татарстандагы бүлекчәсе агымдагы елның беренче яртысында яшь балалы гаиләләргә тәгаенләнгән пособиеләр түләү өчен әнә шуның кадәр акча сарыф итте. Узган ел бала тугач та бер тапкыр бирелә торган пособиенең күләме 12405 сум булса, быел бәби тапкан хатын-кызларга 13087 сум түләнә башлады. Социаль иминият фонды бала тугач...

РФ Социаль иминият фондының Татарстандагы бүлекчәсе агымдагы елның беренче яртысында яшь балалы гаиләләргә тәгаенләнгән пособиеләр түләү өчен әнә шуның кадәр акча сарыф итте. Узган ел бала тугач та бер тапкыр бирелә торган пособиенең күләме 12405 сум булса, быел бәби тапкан хатын-кызларга 13087 сум түләнә башлады. Социаль иминият фонды бала тугач та бер тапкыр бирелә торган пособиеләр түләүгә ярты ел эчендә 263 миллион сум акча бүлеп бирде. Хатын-кызларга шулай ук йөклелек һәм бала тудыру (декрет ялы), баланы яшь ярымга кадәр тәрбияләү өчен дә шушы вакыт эчендә саллы сумма - 2 миллиард 835 миллион сум акча түләнде.
Хәзер эшләмәүче һәм югары яки махсус урта уку йортларында белем алучы хатын-кызлар да (иминиятләштерелмәгән затлар) бала тапкан очракта пособиеләр алырга хокуклы. Эшләмәүче аналарга бала тугач та ярты ел эчендә бер тапкыр бирелә торган һәм баланы яшь ярым тулганчы тәрбияләүгә пособиеләр түләү өчен социаль яклау органнары аша 570 миллион сум акча күчерелде.
Болардан тыш, социаль иминият фонды инвалид балалары булган ата-аналарга да ярдәм итеп килә. Гамәлдә булган законнар нигезендә, ата-ананың берсенә инвалид баланы караган өчен айга өстәмә рәвештә түләүле дүрт көн ял бирелә. Алты ай вакыт эчендә әнә шундый 18289 көнгә түләү өчен 17,8 миллион сум акча тотылды.
Социаль иминият фонды алга таба да бала тудыру һәм бала тәрбияләү буенча дәүләт тарафыннан гарантияләнгән пособиеләрне үз вакытында һәм тулы күләмдә түләүне күз уңында тотачак. Быел фондта әлеге чыгымнар өчен 7 миллиард 387 миллион сум акча каралган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading