16+

Милләтара дуслык – республика имиджының аерылгысыз өлеше

22 апрельдә Казанда III Татарстан халыклары корылтае узачак. Республика өчен мөһим булган әлеге зур вакыйганы үткәрү өстендә әзерлек эшләре башланып китте. Оештыру комитетының гыйнвар аенда Дәүләт Советында үткән беренче утырышында съездга әзерлек чорында уздырылачак чаралар һәм делегатлар сайлау тәртибе турында да сүз алышканнар иде.

Милләтара дуслык – республика имиджының аерылгысыз өлеше

22 апрельдә Казанда III Татарстан халыклары корылтае узачак. Республика өчен мөһим булган әлеге зур вакыйганы үткәрү өстендә әзерлек эшләре башланып китте. Оештыру комитетының гыйнвар аенда Дәүләт Советында үткән беренче утырышында съездга әзерлек чорында уздырылачак чаралар һәм делегатлар сайлау тәртибе турында да сүз алышканнар иде.

Шәһәр-районнарга, милли-мәдәни автономия, оешмаларга һәм диаспораларга делегатлар составын формалаштыру өчен квоталар билгеләнде. Бу атнада чарага әзерләнү һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты тагын җыелды. Татарстан Дәүләт Советы рәисе, съездны оештыру комитетын җитәкләүче Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, Татарстанның төп байлыгы - татулык, тынычлык һәм корылтайда шуңа басым ясалачак.

- Татарстанның күпмилләтле халкы, республика һәм федераль үзәк җитәкчелеге булачак бу чарага зур игътибар бирә. Аның эшендә меңнәрчә делегат һәм кунаклар катнашачак. Съезд югары оешкан дәрәҗәдә үтәргә тиеш, - дип билгеләп үтте ул.

Оештыру комитеты җи­тәкчесе урынбасары - Татарстан премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев әйтүенчә, хәзерге көндә корылтайның символикасы өстендә эш бара. Шуңа туры китереп, «Татарстан - уртак йортыбыз» этнофестивале кысаларында да күп чаралар үтәчәк.
Съездның тарихына килгәндә, аның беренчесе Татарстанның ул вакыттагы Президенты Минтимер Шәймиев катнашында 1992 елда үтте. Анда милли-мәдәни оешмалар ассоциациясен булдыру турында резолюция кабул ителде. Шул рәвешле милли-мәдәни автономияләр һәм Халыклар дуслыгы йорты барлыкка килде. Бүгенге көндә Татарстанда 173 төрле милләт яши. Бүгенге көндә Татарстан халыклары ассамблеясы 35 милләт вәкиле мәнфәгатьләрен чагылдыручы 85 милли оешманы берләштерә. Шул елларда «Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе» мәгариф үзәге дә төзелә. Узган ел ул 20 еллыгын билгеләп үтте. Үзәк төрле милләт кешеләренең үз туган телләрен, үз халыкларының мәдәниятләрен һәм гореф-гадәтләрен, фольклор, җыр һәм бию­ләрен өйрәнә алсын өчен оештырыла. Биредә инглиз, корея, хинди кебек чит телләрне өйрәнергә; һинд, башкорт, кавказ һәм башка халык биюләре белән шөгыльләнергә мөмкин. Бүгенге көндә Күпмилләтле якшәмбе мәктәбендә 18 бүлек эшләп килә.

Моннан ун ел элек, төгәлрәге, 2007 елның ноябрь аенда - Россия халыклары көне алдыннан Татарстан халыклары корылтае икенче тапкыр үтте. Съездга 700гә якын делегат, күп санлы кунаклар җыелды. Минтимер Шәймиев анда, рес­публиканың барлык күпмилләтле халкына мөрәҗәгать итеп:
- Республикада милли традицияләрне торгызу һәм саклауда Милли-мәдәни берләшмәләр ассоциациясенең роле зур. Аның көче белән бүген бездә якшәмбе мәктәпләре эшли, миграция мәсьәләләре чишелеш таба. Ассоциация һәрвакыт дәүләт, җирле үзидарә хакимиятенең ышанычлы хезмәттәше булды. Без бергә бик күп мәсьәләләрне хәл итә алдык. Республиканың күпмилләтле хәрәкәте 90нчы елларда Татарстандагы иҗтимагый-сәяси вазгыятьне дә җайга салырга ярдәм итте. Хәтерләсәгез, Татарстан халыкларының беренче съезды Россия тарихының авыр чорында узды: бер яктан милли үзаң үсеш алган булса, икенче яктан милләт һәм динара киеренкелекләр арткан вакыт иде, кайбер төбәкләрдә алар хәтта ачык бәрелешләргә китерде. Безнең республика исә төрле милләт вәкилләрен тынычлык һәм бердәмлек кебек гомумкешелек идеяләре белән берләштерүгә иреште. Бу алга таба республиканың социаль-икътисади һәм мәдәни үсешен тәэмин итте. Бүген Татарстан - Россия һәм чит илләрдә аеруча үсеш алган төбәкләрдән берсе санала. Татарстан һәрвакыт төрле милләт кешеләре өчен туган йорт булды. Бөтенроссия халык санын алу нәтиҗәләре Татарстан территориясендә яшәүче төрле милләт вәкилләренең артуын күрсәтте. Һәм без, татарстанлылар, аларның барысына: «Рәхим итегез!» - дип әйтәбез, - дигән иде.
Икенче съездда Милли-мәдәни оешмалар ассоциациясен Татарстан халыклары ассамблеясы итеп үзгәртеп кору турында карар кабул ителде. Аның җитәкчесе итеп Фәрит Мөхәммәтшин сайланды.
Татарстан халыклары съездын уздыру традициягә әверелде, чөнки республикада милләтара һәм конфессияара татулыкны һәм тынычлыкны саклау өстенлекле юнәлеш булып тора. Толерантлык һәм милләтара дуслык - республика имиджының аерылгысыз өлеше.


Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов:

Республикада гомер итүчеләрнең яртысы татар булса, калганы - бүтән милләт кешеләре - рус, чуваш, мари... Бездә 170 милләт яши. Аларга да шартлар тудырырга тиешбез. Әйтик, менә академия төзибез, Казан изге ана иконасы соборын төзибез. Синагоганың 100 еллыгы булды. Менә староверлар чиркәвенә ярдәм күрсәттек. Әгәр дә ул халыкка без шартлар тудырмасак, аларга монда яшәргә кызык булмас иде. Халыклар ассамблея­сы эшли, аларны тупларга, җыярга, ниндидер ярдәм күрсәтергә Фәрит Мөхәммәтшин бик зур көч кертә. Алар аша шул халыклар белән элемтәдә торабыз. Бу эшне без бик кирәк дип саныйбыз. Әгәр дә безнең җирлектә милләтләр арасында, дин арасында тынычлык, килешү булмаса, бу җирлекнең бер киләчәге дә юк. Үзебезнең татар милләтен дә сакларга, шул ук вакытта бүтән милләтләргә дә шартлар тудырырга тиешбез. Шул юнәлештә киләчәктә дә эшләячәкбез.
(Республика телеканаллары җитәкчеләре белән очрашу вакытында әйткән сүзләре)


Сүзен-сүзгә

Илдар Гыйльметдинов, Дәүләт Думасының Милләтләр эшләре комитеты рәисе:
- Милли мәсьәләләр һәрчак актуаль булып кала бирә, ул - иң четерекле проблемаларның берсе. Бу безнең өчен генә түгел, бөтен ил буенча шулай. Татарстанда әлеге өлкә бигрәк тә игътибар үзәгендә. Элегрәк республика халыкларының телләрен, гореф-гадәтләрен саклау өчен дәүләт программалары кирәк дип сөйләгән булсак, бүгенге көндә алар инде уңышлы гына эшләп килә. Районнарда да Халыклар дуслыгы йортларының филиаллары ачылды. Аларда да эш системалы бара һәм менә шуңа анализ ясау өчен бер җыелышып сөйләшергә кирәк. Съездда төрле милләт вәкилләренең, җәмәгатьчелекнең фикерен дә тыңлаячакбыз. Аларны борчыган мәсьәләләр булса, вакытында хәл итәргә кирәк. Шул күзлектән чыгып караганда да, съезд республика тарихында мөһим вакыйга булып тора.
Сергей Новиков, мордва милли-мәдәни автономиясе рәисе:
- Күп гасырлар дәвамында рус, чуваш, мордва, удмурт, мари һәм башка халыклар үзара дус-тату яшәгән. Без бер-беребезне хөрмәт итәбез, алга таба да бу дуслык югалмасын иде. Без моны киләчәк буынга җиткерергә тиеш. Милләтләр үзләренең телләрен, гореф-гадәтләрен югалтмасын иде. Әлеге уңайдан бик күп мәдәни чаралар, фестиваль-конкурслар уздырыла. Моннан алдагы съезд ун ел элек булды, шушы дистә елда эшләнгән эшләргә хисап бирер вакыт җитте. Киләсе ун елга яңа максатлар, бурычлар да билгелисе була. Съезд ул тагын аралашу, танышу мәйданчыгы да булачак.

Олег Третьяков, мари милли-мәдәни автономия­се рәисе:
- Съездда мин авылларның киләчәге, аларны саклап калу турындагы чыгышларны ишетергә телим. Тел, гореф-гадәтләр авылда сак­лана. Яшьләр шәһәргә китәләр дә шунда калалар. Балалар булмагач, мәктәпләр ябыла. Ә мәктәптә без үзебезнең туган телдә укытабыз. Тел, йолалар, гореф-гадәтләр буыннан буынга күчәргә тиеш.

Тимур Кадыйров, Татарстан халыклары Яшьләр ассамблеясы җитәкчесе:
- Съезд ул безнең өчен мөһим вакыйга. Әлеге чара алга таба үсәргә, яңа проектлар өстендә эшләргә стимул бирә. Съезд кысаларында Яшьләр ассамб­леясы мәдәни чаралар уздырачак. Шул уңайдан үзебезгә актив яшьләрне туплыйбыз. «Татарстанның мәдәни мозаикасы» фестивален, «Күптөсмерле Татарстан» исемле фотокүргәзмә уздыру уе бар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading