16+

Милләтебезгә хәзинәләр әзерләнә

Быел ике атна дәвамында «Идел» яшьләр үзәге базасында Россиянең төрле төбәкләреннән һәм Казахстаннан җыйналган 167 бала ял итәчәк. Шул вакыт аралыгында аларга татар теле, тарихы, мәдәнияте, биюләр буенча дәресләр, төрле мастер-класслар биреләчәк, фән һәм иҗат дөньясы кешеләре белән очрашулар оештырылачак. Шулай ук лагерь сменасы кысаларында аларның Казан һәм Болгар шәһәре...

Милләтебезгә хәзинәләр әзерләнә

Быел ике атна дәвамында «Идел» яшьләр үзәге базасында Россиянең төрле төбәкләреннән һәм Казахстаннан җыйналган 167 бала ял итәчәк. Шул вакыт аралыгында аларга татар теле, тарихы, мәдәнияте, биюләр буенча дәресләр, төрле мастер-класслар биреләчәк, фән һәм иҗат дөньясы кешеләре белән очрашулар оештырылачак. Шулай ук лагерь сменасы кысаларында аларның Казан һәм Болгар шәһәре...

Быел ике атна дәвамында «Идел» яшьләр үзәге базасында Россиянең төрле төбәкләреннән һәм Казахстаннан җыйналган 167 бала ял итәчәк. Шул вакыт аралыгында аларга татар теле, тарихы, мәдәнияте, биюләр буенча дәресләр, төрле мастер-класслар биреләчәк, фән һәм иҗат дөньясы кешеләре белән очрашулар оештырылачак. Шулай ук лагерь сменасы кысаларында аларның Казан һәм Болгар шәһәре буенча сәяхәт кылулары, төрле күңелле уеннарда катнашулары каралган. Ә өйләренә кайтып китәр алдыннан алар Камал театры каршына җыйналып, күккә шәмчекләр дә очырачак икән әле. «Милләтебез хәзинәләре» балалар һәм яшүсмерләр лагеры 13 нче сезонын шулай тәмамларга ниятли. Ике атна дәвамында үзләрен аеруча актив күрсәткән егет-кызлар киләчәктә «Лидерлар мәктәбе»нә дә чакырылачак. Бу хакта «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы уздырган брифингта «Идел» яшьләр үзәге директоры Ләйсән Төхвәтуллина җиткерде.
«Лагерь 10нан алып 16 яшькәчә балалар өчен булса да, бу кысаларны җимерергә мәҗбүр булабыз. Элек бездә булып киткән 17 яше тулган балалар кабат килергә атлыгып тора. Бездә ял иттерергә 7-8 яшьлек балаларын җибәрергә теләүче ата-аналар да шактый. Күбесе аларны татар мәдәниятенә чумсыннар, телне өйрәнсеннәр дип бирегә җибәрә», - ди Ләйсән.
Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясенең аппарат җитәкчесе, үз вакытында «Милләтебез хәзинәләре»н башлап җибәргән Миләүшә Шәрәпова исә: «Улым Гаделне элек лагерьга үзем белән ияртеп йөри идем. Соңгы берничә елда ул бирегә үзе теләп бара. Бәясе 6300 сумга төшүче бу чарага кемнәрнеңдер ата-анасы акча түләсә, икенче берәүләрнең ялын безнең чакыру нигезендә җирле иҗтимагый оешмалар, татар милли мөхтәриятләре, шәһәр хакимиятләре финанслый. Алар үзләрендәге актив, талантлы балаларны шул рәвешле бүләклиләр», - дип билгеләп үтте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading