16+

Мин бәхетле сине сөюемне Әйтә алсам шушы җырымда!

Әлеге матур сүзләрне Мәүлидә Мингалиева җитәкчелегендәге «Таныш моңнар» клубы әгъзаларының һәр очрашуында ишетергә була. Гөлшат Зәйнашеваның «Туган җирем-Татарстан!» шигыренә мәшһүр композитор Александр Ключарев язган җыр - әлеге клубның гимны.

Әлеге матур сүзләрне Мәүлидә Мингалиева җитәкчелегендәге «Таныш моңнар» клубы әгъзаларының һәр очрашуында ишетергә була. Гөлшат Зәйнашеваның «Туган җирем-Татарстан!» шигыренә мәшһүр композитор Александр Ключарев язган җыр - әлеге клубның гимны.

«Таныш моңнар»да татар халкының күренекле шагыйрьләре, язучылары, галимнәре турындагы кичәләр бик еш үткәрелеп тора. Композитор Александр Ключаревка багышланганы җыр-моңга, музыкага бигрәк тә бай булды. Казанның А.Ключарев исемендәге музыка мәктәбе укучылары һәм укытучыларының төрле уен коралларында башкарган «Каз канаты», «Иволга», «Зәлидә»ләре кичәгә ямь бирде. Халыкара конкурслар лауреаты Альберт Гайсаров атлы егетне бигрәк тә яраттылар, кат-кат сорап уйнаттылар хәтта. Бу клубта узган кичәләргә шушы балаларны тыңлар өчен генә дә йөрерлектер, алар үзләре бер концерт биреп киттеләр.
«Александр Ключарев бала вакытыннан ук татар җырларын ишетеп үскән. Күршеләрендә генә яшәгән ат караучының матур итеп җырлаганын туктап тыңлый торган булган ул. Аның белән танышып киткәч исә, махсус та сорап җырлаткалаган ул аны. 5 яшендә гармунда, аннан скрипкада, гитарада үзлегеннән уйнарга өйрәнгән малайның күңеле музыкага тартылганы көн кебек ачык булган инде», - дип, композитор турындагы кызыклы мәгълүматлар белән уртаклашты композитор иҗаты буенча доклад ясау өчен махсус чакырылган танылган галим һәм шагыйрь Хәнәфи Бәдигый. Аның: «Ул - татар җыр сәнгатен өйрәнеп, татар халкына булган ихтирамын, яратуын музыка телендә әйтеп бирә алган кеше», - диюе белән килешми мөмкин түгел.
«Таныш моңнар»ның оешуына быел 3 ел тулган. Әгъзалары кимеми, даими артып тора, шөкер. Иптәш хатыны килә алмагач, клубка аның урынына гына «килеп эләккән» Рәшидә апа да клубта калыр, мөгаен, чөнки биредәгеләр үз араларына бик җылы кабул иттеләр аны. Хәнәфи Бәдигый һәм Хәмид Вәлиди үз шигырьләрен укып сөендерсәләр, Мәүлидә, Сания һәм Роза апаларның җырлаулары соклангыч булды. Роза апа Матшинаның тормыш иптәше Миркадәм Матшин сүзләренә һәм көенә язылган җыры исә ире рухына дога булып барып ирешкәндер.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading