16+

«Мин бу дөньяда артык»

Соңгы вакытта ил буенча яшьләрнең үз-үзләренә кул салу очраклары нык күбәйде: әле күптән түгел генә Мәскәү өлкәсенең Лобня шәһәрендә яшәүче 14 яшьлек ике кызның 16 нчы каттан сикерүен язып үткән идек, Мәскәү шәһәрендә бер малай, әтисе аны фотоаппарат урлауда гаепләгәч, 14 каттан ташлана. Ростовта, Якутиядә, Красноярскида һ.б. шәһәрләрдә яшүсмерләр үзләре...

«Мин бу дөньяда артык»

Соңгы вакытта ил буенча яшьләрнең үз-үзләренә кул салу очраклары нык күбәйде: әле күптән түгел генә Мәскәү өлкәсенең Лобня шәһәрендә яшәүче 14 яшьлек ике кызның 16 нчы каттан сикерүен язып үткән идек, Мәскәү шәһәрендә бер малай, әтисе аны фотоаппарат урлауда гаепләгәч, 14 каттан ташлана. Ростовта, Якутиядә, Красноярскида һ.б. шәһәрләрдә яшүсмерләр үзләре...

- Эмилия Эркиновна, соңгы вакытта суицид очраклары артуның сәбәбе нидә икән?
- Яшүсмерләрнең үз-үзләренә кул салуы хәзер генә барлыкка килгән проблема түгел инде, бәлки, бу турыда соңгы вакытта күбрәк сөйли, яза башлаганнардыр. Яшүсмерне бу адымга нәрсә этәрә дигәндә, һәр баланың моңа үз сәбәбе була. Ул психик авырулар белән дә бәйле булырга мөмкин, ләкин күп вакытта яшүсмер әти-әнисе (70 процент), дуслары (15 процент), укытучылары белән уртак тел таба алмагач (10 процент), җавапсыз мәхәббәт (5 процент), нәрсәдәндер курку, көнчелек, уңышсызлыкка очрау, начар гадәтләр ятьмәсенә эләгү һ.б. сәбәпләр аркасында шул юлны сайлый.
- Димәк, иң төп сәбәпләрнең берсе баланың әти-әнисе белән уртак тел таба алмавы булып чыга?
- Замана әти-әниләре тәрбияне акча белән тәэмин итүдә генә күрә: ашата-эчертә, уенчыклар алып бирә, баласының барлык теләген үти - шул җиткән аларча. Ә кайда соң төнгә әкият укулар, бала белән уеннар уйнау һ.б.? Ә бала үзен яратуларын, аның өчен борчылуларын гел тоеп-сизеп торырга тиеш.
Бер вакыйганы һич онытасым юк. Мәктәптә укучы бер кыз әбисе белән бергә аның бакчасына ял итәргә китәләр. Кыз, тавышын бик нык ачып, музыка тыңлый башлый. Әбинең исә бик нык башы авырткан чагы була. Ул оныгына кычкыра, музыканың тавышын кысарга боера. Шуннан соң кыз сарайга чыгып асылына... Бу очракта әби кеше оныгына кычкырмаган, ә тыныч кына аңлаткан булса, фаҗига килеп чыкмас иде бит. Кызганычка, олылар күп вакытта уйлап тормый, кызып китеп, бала күңеленә каты бәрелә, дөньяга булган бөтен ачуын шул сабыйдан ала. Болар берсе дә эзсез үтми, ә бала күңеленә җыела да җыела. Шунда аның аңына «мине бер кеше дә аңламый, мин бары проблемалар гына тудырам, мин булмасам, бөтен кешегә дә рәхәтрәк булыр иде» дигән ялгыш фикерләр туа.
- Балаларга кайсы чорда аеруча игътибарлы булырга кирәк?
- Яшүсмер вакыт - балаларның иң авыр чоры, аларның формалашу, үсү вакыты. Нәкъ шушы чорда алар белән аеруча сак сөйләшергә, аңларга авыр булса да, уртак тел табарга кирәк, чөнки бу вакытта алар үзләрен ялгыз хис итә һәм башларына әллә нинди уйлар керә. Балалар иң элек әти-әнидән ярдәм көтә. Ә боерып, кычкырып, өйрәтеп кенә бернинди нәтиҗәләргә дә ирешеп булмый, бары аңлатып, аларның фикере белән исәпләшеп кенә уртак тел табарга мөмкин.
- Тулы булмаган гаиләләрдә үсүче балаларга карата аеруча да игътибарлы булырга кирәк, диләр...
- Әйе. Тулы булмаган гаиләләрдә үсүче балалар күп вакытта үзләрен кимсетелгән итеп тоя, уйнап кына әйтелгән сүзне дә бик авыр кичерә, чөнки психикалары бик нәзберек. Мәсәлән, бер малай, әтиләре икенче гаиләгә киткәч, ул мине бүтән яратмый, дип кимсенеп йөри башлады, әтисенә берәр нинди начарлык эшләү турында уйлары да бар иде хәтта. Мин аңа әтисенең аны яратуын аңлатырга тырыштым, әтисен чакыртып аңа улы белән ешрак булырга киңәш иттем. Күпмедер вакыт үткәч, малай ачылып китте, элеккеге халәтенә кайтты, әтисе мәктәп чараларына да килгәләп йөри башлады.
- Килеп чыккан фаҗигаларда интернет та үз ролен уйнамый калмыйдыр?
- Мин аны хәтта иң төп сәбәпләрнең берсе дип атар идем. Көне буе компьютер алдында утырган бала мондагы мәгълүматны кабул итеп бетерә дә алмый, еш кына югалып кала, кайда чынбарлык, ә кайда виртуаль дөнья икәнен аермас хәлгә җитә.
- Сезгә балалар үзләре еш мөрәҗәгать итәме?
- Алар нинди генә проблемалар белән килми миңа: бер кыз спорт белән шөгыльләнүен ташлаган да кисәк кенә тазарып киткән, һәм хәзер, мин ямьсез, миңа игътибар итүче дә юк, дип кайгыга баткан. Икенчесе һаман түбән билгеләр алуы аркасында өенә кайтырга курка һ.б. Бу балаларга вакытында ярдәм күрсәтмәсәң, ахыры нәрсә белән тәмамлануын фаразлау хәтта куркыныч та. Ә психологлар, кызганычка, бүген җитми. Аннан бөтен ата-ана да аларга мөрәҗәгать итүне кирәк тапмый.
- Соңгы елларда БДИлар аркасында да суицид очраклары ишетелә башлады.
- Чыннан да, кайбер балалар имтиханнарны бик авыр кичерә. Укытучыларның: «Имтиханыңны бирә алмыйсың», - дип һаман саен тукып торулары, кайбер балаларда үз-үзенә ышанычны бетерә. Ул, чыннан да, бирә алмыйм дип куркып, үлемне кулайрак күрә башлый. Шуңа күрә, киресенчә, аларга терәк булырга; тырышсаң, әзерләнсәң, имтиханыңны бирәчәксең, дип, рухи яктан булышырга кирәк.
- Әти-әниләргә кайчан сагаерга, баланың караңгы уйлар белән йөрүен ничек белеп алырга?
- Баланың үз-үзен тотышына, нәрсә сөйләвенә, кемнәр белән аралашуына һәрвакыт игътибарлы булырга кирәк. Сөйләмендә «туйдым, тагын күпме түзәргә була», «үлүең яхшырак», «башка сез мине күрмәячәксез», «күралмыйм бу тормышны» кебек сүзләр ишетелсә, йөри инде шунда теленә салынып, дип кенә карау зур хата. Яшүсмернең үз-үзен тотышы үзгәрсә, аппетиты югалса яки, киресенчә, бик күп ашый башласа, үз-үзенә бикләнсә, көне буе музыка тыңлап утырса, кисәк кенә мәктәпкә барудан баш тартса, «бу инде миңа кирәк булмаячак» дип үз әйберләрен тарата башласа, истәлек булып калсын дип бүләкләр бирсә дә, әти-әни сагаерга тиеш .
- Әти-әниләргә бу очракта нишләргә соң?
- Балада сәер үзгәрешләр сизсәгез, кичектермичә, аның белән сөйләшеп, аның ни өчен шулай дип әйтүен, нинди проблемалар белән янып йөрүен ачыклау зарур. Берүк, боерып, ачуланып эш итмәгез, бары аңлап-аңлашып кына аралашу үз нәтиҗәсен бирә ала. Бу хәлдән чыгу юлын таба алмасагыз, психологка барыгыз. Әмма күрмәмешкә салышып, үтеп китәр әле дип, күз йомып утыру иң зур хаталарның берсе. Аннан соң, әти-әниләргә шуны әйтәсем килә: ташлагыз әле шул акча артыннан кууыгызны. Исегезгә төшереп карагыз әле, балагызның хәлләрен соңгы тапкыр кайчан сорадыгыз? Хәтерләмисезме? Хәзер үк бу хатагызны төзәтегез, аны бик нык яратуыгыз турында әйтегез, чөнки сез уянып, дөньяга күзегезне ачканда, инде соң булуы бик мөмкин...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading