16+

Мин төрмәгә бармыйм

Рәшәткә артындагыларны бейсбол битасы, агач чүкечләр белән кыйныйлар, шампан шешәсе, электр тогы ярдәмендә «дөрес»ен әйттерәләр. Ә зур җинаять кылып, иректән мәхрүм ителүче «текә»ләр, мәхкәмә залында ук җәелеп утырып: «Мин төрмәгә бармыйм!» - дип кычкырырга җөрьәт итә. Бу Квентин Тарантиноның урам бандалары, наркомафия турындагы кинолары түгел. Бу - безнең җәмгыятебез. Соңгы...

Мин төрмәгә бармыйм

Рәшәткә артындагыларны бейсбол битасы, агач чүкечләр белән кыйныйлар, шампан шешәсе, электр тогы ярдәмендә «дөрес»ен әйттерәләр. Ә зур җинаять кылып, иректән мәхрүм ителүче «текә»ләр, мәхкәмә залында ук җәелеп утырып: «Мин төрмәгә бармыйм!» - дип кычкырырга җөрьәт итә. Бу Квентин Тарантиноның урам бандалары, наркомафия турындагы кинолары түгел. Бу - безнең җәмгыятебез. Соңгы...

Рәшәткә артындагыларны бейсбол битасы, агач чүкечләр белән кыйныйлар, шампан шешәсе, электр тогы ярдәмендә «дөрес»ен әйттерәләр. Ә зур җинаять кылып, иректән мәхрүм ителүче «текә»ләр, мәхкәмә залында ук җәелеп утырып: «Мин төрмәгә бармыйм!» - дип кычкырырга җөрьәт итә. Бу Квентин Тарантиноның урам бандалары, наркомафия турындагы кинолары түгел. Бу - безнең җәмгыятебез.
Соңгы араларда республикада тоткыннарны җәберләүче кораллар тирәсендә гаугалар чыгып тора. Әле генә «Дальний» бүлегендәге шампан шешәсе тарихы белән бөтен Россиягә яманатыбыз таралган иде. Инде узган атнада Илдус Фәйзгә һөҗүм итү һәм Вәлиулла Ягъкубны үтерү эше буенча шикләнелүче Марат Кудакаевка рәшәткә артында көч кулланалар, дигән хәбәр таралды. Кудакаев үз кулы белән язган хатта, төрмәдә психологик басым ясала, туганнарыма яныйлар һәм электр белән җәзалыйлар, дип белдерә.
Шуңа охшаш хәбәр бу көннәрдә Түбән Камадан да килеп иреште. Хокук саклаучылар һәм күзәтүчеләр туберкулездан дәваланган тоткыннар колониясендә «Тынычландыру даруы», «Анальгин», «Геморрой даруы», «Ай һәм Сочига юллама», «Прокурор» һәм «Адвокат» дип язылган 40 см чамасы озынлыкта агач күсәк тапканнар. Бу күсәкнең нинди максатта кулланылганын язулар үзләре үк әйтеп тора. Күзәтүчеләрнең сүзләренчә, шундыйрак күсәкләр, агач чүкечләр башка төрмәләрдә дә күп икән...
Татарстаныбыз - мәдәниятле, белемле, зур үсеш кичергән республика. Бездә халыкара мәдәни чаралар, финанс саммитлары кебек зур вакыйгалар оештырылып тора. Тиздән Универсиада. Ә сәламәт җәмгыятьнең төп терәге - гади кешенең хокуклары урта гасырлардагы кебек кала бирә. Бәлки, алар гомер буе заводларда, төзелешләрдә хезмәт куйганнардыр да соңыннан кечкенә генә җинаять өчен рәшәткә артына эләккәннәрдер... Бәлки, бу эшкә чарасызлыктан, киләчәккә якты өмет булмаганлыктан барганнардыр. Исемнәре, зур дәрәҗәләре булмаганга күрә, андыйлар белән озак эш йөртмиләр. Алардан «дөрес»ен югарыда әйтеп узган төрле «аргументлар» ярдәмендә сөйләтәләр.
Байлык та кирәк, ирек тә
Ә менә җәмгыять баскычында берничә басмага югарырак утырган Тимофеев кебекләрнең гозере башкачарак. Алар зур җинаятьләр кылып та, җаваплылыктан качарга маташа. Гаебе исбатлангач, җәзасын акчалата түләргә теләми. Штрафны чын җәзага алыштыргач та ризасызлык белдерә. (Гәрчә кредитларын вакытында түләп бара, кыйммәтле йортларын, машиналарын да сатасы килми.)
Югары Ослан районының элекке башлыгы Александр Тимофеев 5 млн сум ришвәт алу өчен хөкем ителгән иде. Башта аңа җәза буларак 300 млн штраф түләү билгеләнде. Тик мөмкинлекләре була торып та, штрафын түләмәгән өчен Югары мәхкәмә аны 4 елга ирегеннән мәхрүм итәргә дигән карарга килде. Тимофеев, мәхкәмә залында җәелеп утырган килеш: «Мин нәрсә, утырачакмынмы әллә? Төрмәгә бармыйм! Юк! Мин үз сүземне әйттем», - дигән иде. Ләкин бу юлы үз сүзен мәхкәмә әйтә шул.
Дәүләт гаепләүчесе сүзләренчә, Тимофеев штрафын әз-әзләп булса да түли алыр иде. Аның 400 квадрат метрлы өе, кыйммәтле Мерседес машинасы, Лаеш районында милеге бар. Җитмәсә, ул бизнес алып барырга да вакыт таба. Ләкин мәхкәмә билгеләгән штрафны түләргә теләми. Аңа машина да, өй дә кирәк, шул ук вакытта иректә дә каласы килә. Тимофеевның үз-үзен болай тотышы кайбер түрәләрнең акчага никадәр бәйле булганын, аннан мәхрүм ителергә теләмәвен күрсәтә. Акчасы күп булганлыктан, аларга бар нәрсә дә рөхсәт ителгән дип уйлый.
...Берәүләр рәшәткә артында кылмаган җинаятьләрен дә үз өсләренә алып, еллар буе төрмәләрдә утырырга мәҗбүр. Икенчеләре исә нәфесенә хуҗа була алмыйча, 5 млн сумлык ришвәт ала, ләкин төрле юллар белән, җаваплылыктан качарга чамалый. Җәмгыятебез бер булса да, халык, урта гасырлардагы кебек, һаман да өстәгеләргә һәм астагыларга, байларга һәм хәерчеләргә бүленә шул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading