16+

«Мин яратам сезне!»

Үзе белән булган кызык хәлләрне туплап барган Роберт абый әйтмешли, хәзер кеше «татарча солянка»ларга теләбрәк йөри шул. Шырдый-бырдый концертларның күбәеп китү галәмәтедер, чын сәнгать, иҗади югарылыкның әһәмияте кими төште. Мин андый вакытларда, әле ярый Камал театры бар, дип сөенәм. Ул хәзер сәнгать дип җан атучыларның бердәнбер күпләп җыела торган урыны...

«Мин яратам сезне!»

Үзе белән булган кызык хәлләрне туплап барган Роберт абый әйтмешли, хәзер кеше «татарча солянка»ларга теләбрәк йөри шул. Шырдый-бырдый концертларның күбәеп китү галәмәтедер, чын сәнгать, иҗади югарылыкның әһәмияте кими төште. Мин андый вакытларда, әле ярый Камал театры бар, дип сөенәм. Ул хәзер сәнгать дип җан атучыларның бердәнбер күпләп җыела торган урыны...

Татарстанның халык шагыйре Роберт абый Миңнуллин Г.Камал театрына «Мин яратам сезне!» дип аталучы шигырь һәм җыр мәҗлесенә чакыргач та сөенеп куйдым. Катып-калчаеп, җилле-салкын көнне урамда басып тормыйбыз бит, татар шигырен тыңлаганда, җанга сары май булып яткан атмосферасы булган Камал театрына җыйналабыз. Шөкер, халык шагыйре кичәсенә зал шыгрым тулы иде - шигърияткә битараф булмаган һәркем аны кадакланган кебек йотлыгып карады һәм тыңлады да.
Шигырь һәм җыр белән үрелеп барган әлеге кичәнең сәбәбен Роберт абый гадәттәгечә шаярту белән аңлатып китте: «Мәҗлес, дип чакыргач, җыйнаулашып килерсез, дидем, рәхәтләнеп шигырьләр сөйләп, җырлар җырлашып утырырбыз. Минем хәлне әле берегез дә аңламый - ботинка яңа, костюм яңа, аңа кызым тагып чыгарган күбәләк тә өр-яңа, алар бөтенесен дә кыса... Шулар эчендәге үзем генә иске - элеккеге кебек үк шагыйрь». Иске булмады үзе тагын Роберт абый, без бу кичтә шагыйрьнең әнисе, 88 яшендәге Гөлҗәүһәр апага, туган ягы - Башкортстанның Илеш районына, тормыш иптәше Клара апага, балалары - Алмаз белән Таңсылуга, иҗатташ дуслары һәм хезмәттәшләренә багышланган бик күп яңа шигырьләрен тыңладык. Гадәттәгечә, аларның һәрберсенә Роберт абыйның мыек астыннан гына көлемсерәгән елмаюы, чеметеп кенә өстәгән «борычы», балаларча самимилеге дә өстәлгән иде. Шуңадырмы, һәрберсен, «тагын нинди борылыш белән тәмамлар инде» дип көтеп алдык кебек.
Шәхсән минем күңелгә шагыйрьнең әнисенә багышлап язылган шигырь юллары уелып калды:
«Башкаемны синең җылы иңнәреңә салыйммы,
И, Әнкәем, җылыт мине - алтмыш яшьлек сабыйны...»
Шагыйрьләр картаймый ла ул, дөнья гына искерә дигәндәй, әле, шөкер, барыбер шигъриятнең тәме дә, тоткан роле дә җуелмый.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading