16+

Мин яраттым Сезне!

Мин сиңа яратуымны сөйләдем, и милләтем; Мин ышанам ки: син дә мине дус күрерсең. Моннан 7 ел элек сөекле Тукаебызның әлеге сүзләре белән сезгә мөрәҗәгать иткән идем, хөрмәтле укучыларыбыз. Ышанычымны аклавыгыз, газетабызның чын дуслары булуыгыз өчен бик зур рәхмәт, чын мәгънәсендә «Шәһри Казан»да бергә кайнап яшәдек. Төрле елларда үзем белән...

Мин яраттым Сезне!

Мин сиңа яратуымны сөйләдем, и милләтем; Мин ышанам ки: син дә мине дус күрерсең. Моннан 7 ел элек сөекле Тукаебызның әлеге сүзләре белән сезгә мөрәҗәгать иткән идем, хөрмәтле укучыларыбыз. Ышанычымны аклавыгыз, газетабызның чын дуслары булуыгыз өчен бик зур рәхмәт, чын мәгънәсендә «Шәһри Казан»да бергә кайнап яшәдек. Төрле елларда үзем белән...

Мин сиңа яратуымны сөйләдем, и милләтем;
Мин ышанам ки: син дә мине дус күрерсең.
Моннан 7 ел элек сөекле Тукаебызның әлеге сүзләре белән сезгә мөрәҗәгать иткән идем, хөрмәтле укучыларыбыз. Ышанычымны аклавыгыз, газетабызның чын дуслары булуыгыз өчен бик зур рәхмәт, чын мәгънәсендә «Шәһри Казан»да бергә кайнап яшәдек. Төрле елларда үзем белән эшне җигелеп тарткан, матур иҗат үрнәкләре күрсәткән хезмәттәшләремнең барысына да ихлас рәхмәтемне җиткерәсем килә. Без тату, матур гаилә булып яшәдек. Газетадан китсәм дә, үземнең 24 ел буе тугры калган журналистлык һөнәремнән аерылырга җыенмыйм, телерадиокомпаниядә хезмәт юлымны дәвам итәргә ниятләп торам.
Редакциябездә алга таба да шушындый дустанә мөнәсәбәт булсын, газетабыз үсеш-үзгәреш кичерсен, укучылары сафы ишәйсен иде.
Мансур МОРТАЗИН, «Шәһри Казан» һәм «Без - бергә»
газеталарының баш мөхәррире, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре,
Татарстан журналистлары «Бәллүр каләм» премиясенең ике тапкыр лауреаты.

Бер йодрык, бер максат
Без нәкъ әнә шулай эшләдек тә - «Шәһри Казан» газетасының баш мөхәррире булып Мансур МОРТАЗИН эшләгәндә «өй» белән «эш» дигән аерма булмады да кебек. Эшкә өйгә килгән кебек йөрдек - авыр аяктан эш бүлмәсенә узганыбыз булмады, коллективыбыз да, иҗади казаныбыз да гөрләп-кайнап яшәде.
Мансур Мортазинның үзенә редакциягә килеп, ипкә-сапка килүе, хуҗалык эшләрен көйләп җибәрүе, иҗади коллективта «җылы һава торышы» урнаштыруы җиңел булмагандыр, әлбәттә. Кайберәүләр заманында редакция утырган бинаны ат абзары белән тиңләргә дә җиксенми иде - җиһазы-мазары түгел, күзне иркәләр төскә буялган диварлары да юк иде шул аның. Хан заманындагы сорылык, җимерелеп-ишелеп беткән өстәл-урындыклар, күзгә кырып салып булмаслык техника дигәндәй... Иң элек үзе эш киемнәрен алып килеп, редакция хезмәткәрләре белән берлектә ремонт эшенә кереште ул: яңартты-төзәтте, ипләде-сипләде. Укучыларыбыз кулына өр-яңадан дизайнланган, өр-яңа сәхифәләрдән торган газета тәкъдим итү белән беррәттән, хезмәткәрләре өчен бөтен шарты килгән эш урыннары, яңа компьютерлар, яңа җиһазлар булдырырга тырышты.
Узган эшкә салават анысы - гаилә тормышындагы кебек, кытыршы мизгелләре дә булгандыр, бәлкем. Әмма тулаем картинаны караганда, без - Мансур Мортазин кулы астында эшләгәннәр авыз тутырып әйтә ала: без бик рәхәт һәм тыныч эшләгәнбез икән. Бала үстергән әниләр аңа икеләтә рәхмәтледер дә әле - бердән, баш мөхәррирең һәрвакыт балаңның үсеше белән кызыксынып торса, балаң авырган очракта, аны кирәкле җиргә алып барырга кирәк булганда ул иң элгәре үзе сиңа ярдәм кулы суза иде.
Иде, дибез - баш мөхәрриребез иртәгәдән әлеге вазифасыннан китәргә тора. Сайлап алынган алдагы эше дә журналистика белән бәйле дип беләбез. Тормыш бер урында тормый анысы - алга тәгәри. Мансур Газизҗан улының сайлап алган әлеге эше дә аның үзе өчен мәгънәле, кызыклы булыр дип уйлыйбыз. Без - шәһриказанлылар исә аңа ихластан рәхмәт сүзләре җиткерәбез, уңышлар телибез. Ә киткән урыныңда рәхмәтле булып калырлык хезмәттәшләрең бар икән, юкка эшләнмәгән дигән сүздер инде ул...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading