16+

Мине сайласагыз...

Татарстанда «Бердәм Россия» төбәк бүлеге праймеризлары, ягъни партия эчендә якынча тавыш бирү чаралары үткәрелү дәвам итә. Бу атнада алар Питрәч, Арча һәм Әлмәт районнарында узды.

Мине сайласагыз...

Татарстанда «Бердәм Россия» төбәк бүлеге праймеризлары, ягъни партия эчендә якынча тавыш бирү чаралары үткәрелү дәвам итә. Бу атнада алар Питрәч, Арча һәм Әлмәт районнарында узды.

Якынча тавыш бирүләр 2 апрель көнне Түбән Камада башланып киткән иде. Казанда исә аның икесе үтте инде, башкалада алар дүртәү үткәрелер дип көтелә. Праймеризлар үткәрү өчен, барлыгы 18 мәйданчык оештырылачак.
Питрәч районында узган партия эчендә якынча тавыш бирү чарасында иң күп тавышны ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов җыйган, икенче урында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.
18 кандидат катнашындагы бишенче праймериз исә Арча районында узды. Монда сайлаучылар алдында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, күренекле әдип һәм җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиев, «Татнефтепродукт» холдинг компаниясе» ААҖ генераль директоры Рөстәм Сабиров һ.б. чыгыш ясады. Праймеризның алтынчысы Әлмәттә үтте, бу көнне 15 кандидат чыгыш ясады.
Кандидатларның сайлаучылар белән очрашулары 28 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Якынча тавыш бирүләрнең иң соңгысы нәкъ менә шул көнне Чистайда узарга тиеш.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading