16+

Мисырдан Татарстанга 262 кеше кайтасы калды

Мисырга очышлар туктатылганнан бирле Татарстанга Мисыр Гарәп республикасыннан 18 авиарейс ясалды. Аларда республикага 3789 кеше кайтарылган.

Мисырдан Татарстанга 262 кеше кайтасы калды

Мисырга очышлар туктатылганнан бирле Татарстанга Мисыр Гарәп республикасыннан 18 авиарейс ясалды. Аларда республикага 3789 кеше кайтарылган.

Шуларның 933е - балалар. Моннан тыш, Мисырдан аерым рейс белән Мәскәүнең "Внуково" аэропорты аша Казанга 866 берәмлек багаж кайтартылды. Аларның 297се хуҗаларына тапшырылган, 567се бирү өчен әзерләп куелган, 2се "Россия почтасы" аша җибәрелгән. Пассажирларны вакытлыча урнаштыру өчен Казан белән Чаллыда дүрт пункт булдырылды. Аларга барлыгы 960 кешене урнаштырып була. Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты мәгълүматлары буенча, бүгенге көнгә Мисырда Татарстаннан 262 кеше ял итә.
Мисырга юллама алып та бара алмый калучыларга исә акчаларын суд аша кайтарырга киңәш итәләр. Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе гражданнардан Мисырга авиарейслар туктатылу бәйле мөрәҗәгатьләр кабул итә башлаган. Белгечләр фикеренчә, алар судка шикаятьне үзенең яшәү урыны, оешма урнашкан яки килешү төзелгән урын буенча мөрәҗәгать итә ала. Кулланучылар хокукын бозу турында шикаятьләр биргәндә кулланучылар дәүләт пошлинасы түләүдән азат ителә. Шикаятьнең "бәясенә" карап, 50 мең сумга кадәрге шикаятьләрне - мировой судья, ә 50 мең сумнан артыграк булганда - район, шәһәр судлары тикшерә. Закон буенча, Роспотребнадзор суд карары кабул ителгәнче эксперт буларак кулланучыларның хокукын яклауда катнашырга хаклы.

Сүз уңаеннан: Мисырда Россиянең "Airbus A321" самолеты һәлакәтен тикшерүчеләр авиалайнерның бортында таймер булуын ачыклаган, дип яза Lenta.ru, Американың "Fox News" телеканалына сылтама ясап. Телеканал мәгълүматлары буенча, таймер ике сәгатькә куелган булган. Бер версия буенча, бомба самолетның ягулык системасы янәшәсендә яки аның двигатель белән тоташкан урынында салынган булган.

Фото: sntat.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading