16+

Мәктәп ерак, бакча юк, дип зарланмаячаклар

«Киләсе елга безнең урамга да бәйрәм килер», - Азнакай шәһәренең көньяк-көнчыгышында урнашкан Шәйхетдинов микрорайонында яшәүче балалар быелгы 1 сентябрьне әнә шундый өмет белән каршылаган икән, гаҗәп түгел. Чөнки моңа кадәр төрлесе-төрле мәктәпләргә чәчелеп укучы һәм балалар бакчасына йөрүче нәниләрне икенче елга бәхет басачак.

Үз мәктәпләре, бакчалары булачак аларның. 3 мең халык яшәүче әлеге микрорайонда быелгы уку елы алдыннан гына 350 укучыга һәм 140 мәктәпкәчә яшьтәге балага исәпләнгән комплекска нигез ташы салу тантанасы булып үтте. Тантанада мәктәп балалары, укытучылар, район һәм шәһәр җитәкчеләре, дин әһелләре катнашты. Бу изге эшкә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов фатихасы белән республика бюджетыннан 270 млн сум акча бирелгән. «Татнефть» ААҖе дә читтә калмаган. Эчке коммуникация челтәре чыгымнары өчен 12 млн сум акча күчергән нефтьчеләр. Шуңа күрә дә тантанада район башлыгы Марсель Зөфәр улы Шәйдуллин ярдәмнәре өчен һәркемгә олы рәхмәтен җиткерде. Әлеге изге эшкә алынган подрядчы оешма «Арслан» ҖЧҖ генераль директоры Миңнеәхтәм Галиев үз чиратында төзелешне сыйфатлы итеп билгеләнгән вакытка өлгертергә вәгъдә бирде. Бөтен шарты килгән әлеге заманча комплексның үз бассейны да булачак.
Нигезгә салынган беренче кирпечләр әлеге укыту-тәрбия комплексында эшләячәк, укыячак, тәрбияләнәчәк һәркемгә зирәклек, үзара аңлашу, иҗат рухы, рухи бөтенлек теләп салынды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading