16+

Укучы кызларның бот сикертүләре турындагы 13 млн тапкыр каралган ВИДЕО буенча тикшерү эшләре бара

Оренбургның Kredo бию мәктәбендә шөгыльләнүче кызлар «Бал кортлары һәм Винни-Пух» биюен башкарып, бөтен дөньяга танылды. Ләкин мондый танылу алганчы, танылмавың хәерлерәк, чөнки эротик характердагы биюне күреп, халык ду килде. Әлеге вакыйга турында хәтта Американың иң абруйлы басмасы - «Вашингтон пост» та язып чыкты. Соңрак билгеле булганча, Оренбург кызлары хәзерге вакытта...

Укучы кызларның бот сикертүләре турындагы 13 млн тапкыр каралган ВИДЕО буенча тикшерү эшләре бара

Оренбургның Kredo бию мәктәбендә шөгыльләнүче кызлар «Бал кортлары һәм Винни-Пух» биюен башкарып, бөтен дөньяга танылды. Ләкин мондый танылу алганчы, танылмавың хәерлерәк, чөнки эротик характердагы биюне күреп, халык ду килде. Әлеге вакыйга турында хәтта Американың иң абруйлы басмасы - «Вашингтон пост» та язып чыкты. Соңрак билгеле булганча, Оренбург кызлары хәзерге вакытта...

Оренбургның Kredo бию мәктәбендә шөгыльләнүче кызлар «Бал кортлары һәм Винни-Пух» биюен башкарып, бөтен дөньяга танылды. Ләкин мондый танылу алганчы, танылмавың хәерлерәк, чөнки эротик характердагы биюне күреп, халык ду килде. Әлеге вакыйга турында хәтта Американың иң абруйлы басмасы - «Вашингтон пост» та язып чыкты.

Соңрак билгеле булганча, Оренбург кызлары хәзерге вакытта популяр булган бию төре - тверкинг белән шөгыльләнгән, ягъни аларны музыка тактына ботларын сикертергә өйрәткәннәр. Оренбург өлкәсенең тикшерү комитеты инде тикшерү эше ачып җибәргән. Төбәк мэриясе тикшерү эше беткәнчегә кадәр бию мәктәбе эшен туктатып тору, ә тверкинг классын бөтенләй ябу турында карар кылган.
Белем бирү хезмәтләре өлкәсендә кулланучылар хокукларын яклау Бөтенроссия берләшмәсе рәисе Виктор Панин Генераль прокуратура башлыгы Юрий Чайкага Россиядәге спорт һәм иҗат мәктәпләренең хокукый нормалар үтәлешен тикшерүләрен сорап, хат әзерләгән. Хокук сакчысы шулай ук Мәгариф һәм фән, Спорт, Мәдәният министрлыклары каршында җәмәгатьчелек катнашында комиссияләр төзүен сорый. Алар өстәмә белем бирү учреждениеләрендәге хезмәтләрнең әхлакый һәм гомумкешелек этика нормаларына ни дәрәҗәдә туры килүен тикшерер иде. Панин фикеренчә, балигъ булмаган балаларны эротик биюләргә өйрәтергә тиеш түгелләр. Генераль прокуратураның матбугат хезмәтендә әйтүләренчә, Панинның тәкъдиме, килеп ирешкән очракта, билгеләнгән тәртип буенча каралачак.
Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Алсу Мөхәммәтова видеоны күреп шаккаткан. Аның сүзләренчә, балаларның бот селкетеп йөрүләренә, беренче чиратта, олылар гаепле.
- Бала остаз сүзен хакыйкать буларак кабул итә, хәтта, әти-әнисенә караганда, укытучысын күбрәк тыңларга мөмкин. Без укытучыларны сайлап алуда юкка гына талымлык күрсәтмибез, югары белемле, әхлаклы укытучы балаларга мондый бию­ләр өйрәтми. Әти-әниләр дә игътибарлырак булсын иде. Мин дә кечкенә чакта җиде ел биюгә йөрдем, өйгә кайтып, музыка ишетүгә үк, биюне кабатлый башлый идем. Әти-­әни дә нәрсә биегәнемне күрә иде, - диде Алсу Мөхәммәтова.
Чаллыдагы «Терпсихора» балалар бию коллективы укытучысы Аляна Овчинникова, видеодагы биюне коточкыч дип атап, балалар хореографиясенә бернинди катнашы юк, диде. Укытучы әйтүенчә, «Терпсихора» биючеләрнең илкүләм, дөньякүләм конкурсларда катнашу дәверендә мондый оятсыз биюләр күргәннәре юк. Оренбург кызлары башкарган хәрәкәтләрне афроамерика биюләрендә һәм чит ил клипларында очратырга мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading