16+

Мәктәп укучыларын чүпне аерып җыярга өйрәтәчәкләр

Киләсе елдан республикада чүпне аерып җыю буенча киң колачлы эшләр алып барылачак. Аның беренче омтылышлары күз алдында. Күп кенә йортлар ишегалларында пластик шешәләр җыя торган контейнерлар барлыкка килде. Икенчел чимал кабул итә торган берничә пункт ачылып, алар уңышлы гына эшләп килә. Алга таба планнар зурдан.

Мәктәп укучыларын чүпне аерып җыярга өйрәтәчәкләр

Киләсе елдан республикада чүпне аерып җыю буенча киң колачлы эшләр алып барылачак. Аның беренче омтылышлары күз алдында. Күп кенә йортлар ишегалларында пластик шешәләр җыя торган контейнерлар барлыкка килде. Икенчел чимал кабул итә торган берничә пункт ачылып, алар уңышлы гына эшләп килә. Алга таба планнар зурдан.

2025 елга чүп контейнерлары мәйданчыкларының 90 проценты көнкүреш каты калдыкларны аерым җыя торган итеп үзгәртеләчәк. Ә 2035 елга - 100 процент. 2025 елга утильләшкән чималны 165 пункт кабул итәр дип планлаштырыла, 2035 елга - 313 пункт. Шул рәвешле полигоннарга чүп-чарның нибары 1 проценты гына китәр дигән өмет тә бар. Якын арада мәктәп укучыларын да чүпне аерып җыярга өйрәтергә җыеналар. «Чиста мохит» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Зәринә Наумова безгә сөйләгәнчә, алар «Разделяйка» дигән яңа проект башламакчы. 15 сентябрьдә Казан мэрын әлеге проект белән таныштырырга ниятлиләр.

- Проект кысаларында, мәктәп укучыларына тематик буклетлар таратылачак, ачык дәресләр үткәреләчәк. Мәктәп территориясенә зур контейнерлар куелачак. Алар макулатура һәм пластик шешәләр өчен каралган. Махсус портал да булдырачакбыз. Макулатура тапшырган мәктәпләрнең рейтингы алып барылачак. Аларның шәхси кабинетлары булып, һәркем рейтингны күзәтеп бара ала. Макулатураның килограммнары балларга әйләндерелеп, аларга канцелярия товарлары, спорт инвентаре, ишегалдына утырту өчен үсентеләр биреләчәк. Болар барысы да мәктәпләргә бирелә. Әлеге проект белән баштарак Яңа Савин һәм Авиатөзелеш районнары мәктәпләрен колачларга җыенабыз. Уңышлы эшләп китсә, башка мәктәпләргә дә кертеләчәк, - дип сөйләде ул безгә.


Сан

Россиядә чүпнең 4 проценты гына эшкәртелә. Калганы полигоннарга озатыла. Ил буенча чүплек мәйданнары 4 миллион гектарны алып тора. Ел саен аның мәйданы 10 процентка арта.

Ел саен бер кешегә 400 кг чүп туры килә. Бер елга ил буенча 70 миллион көнкүреш калдыгы җыела.


Сүз уңаеннан: Европада кәгазьнең 70 проценты макулатурадан җитештерелә, ә Россиядә икенчел чималдан мондый продукциянең нибары 25-30 проценты гына эшләнә.

Япония халкы исә, махсус фандоматка газеталарын тапшырып, берникадәр акча да эшли.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading