16+

Модель булу авырмы?

Без матур тормышта яшәргә күнеккән. Зәвыклы кием, кыйммәтле әйберләр, сыйфатлы товар - болар барысы да безнең көнкүреш ихтыяҗларыбыз. Шуңа да кешенең бары тик матурлыкны гына күрәсе килә. Мәсәлән, журнал битләрен караганда, күзебез һәрчак матурлыкка гына төшә. Киемме ул, әллә модельмы - анысы мөһим түгел. Бары тик матур гына булсын!

Без матур тормышта яшәргә күнеккән. Зәвыклы кием, кыйммәтле әйберләр, сыйфатлы товар - болар барысы да безнең көнкүреш ихтыяҗларыбыз. Шуңа да кешенең бары тик матурлыкны гына күрәсе килә. Мәсәлән, журнал битләрен караганда, күзебез һәрчак матурлыкка гына төшә. Киемме ул, әллә модельмы - анысы мөһим түгел. Бары тик матур гына булсын!

Ә модельләргә килгәндә, аларга гүзәллек тудыру «арзанга» төшәме икән? Һәр кеше алар турында «бизәлгән курчак» кына дип уйлыйдыр. Ләкин ул кешеләрнең берсе дә модель булу өчен күпме көч, вакыт сарыф ителгәнне белми. Шулай ук моңа бик зур ихтыяр көче дә кирәк. Шулай итеп, фикеремне Алинә ДЕВЯТЕЕВА (18 яшь, КФУның юридик факультетында белем ала) мисалында исбатларга булдым.
Иң башта сезне аның модель эшенә ничек итеп килеп керүе белән таныштырыйм. Алинә 14 яшендә беренче тапкыр кастингка барып карый. Шунда, сынатмыйча, кастингтан үтә. Шул көннән алып ул модельләр мәктәбенә йөри башлый. Берникадәр тәҗрибә туплап, мәктәпне тәмамлаганнан соң, «Лариса» модель агентлыгына эшкә урнаша. Кызны ошаталар, хәтта «Мисс Татарстан» бәйгесендә дә катнашырга тәкъдим килә Алинәгә. Ул, ике дә уйламыйча, ризалаша. Бәйгедән соң инде «Мисс Татарстан» агентлыгында эшли башлый. Шулай ук «Гаилә» журналында һәм туй күлмәкләре каталогларында төшә Алинә.
Бер генә ел аралашуга карамастан, аны яхшы беләм дип уйлыйм. Ул һәрчак тырыш, үз өстендә эшләргә курыкмый. Характерына килгәндә, тыныч, аңлаучан, ярдәмгә һәрвакытта да килергә әзер. Модель эшеннән кала, кечкенәдән бию түгәрәгенә дә йөри икән. Шуңа күрә буй-сыны нәфис аның. Хәзер кызлар нечкә билле булыр өчен нинди генә диетага утырмый, баксаң, иң яхшысы ул - бию һәм спорт! Ә Алинәнең буй-сын матурлыгы нәселдән килә. «Минем әнием дә шундый нечкә билле», - ди үзе. Шулай ук китап укырга, дуслары белән аралашырга, саф һавада йөрергә ярата ул. Гаиләсенең дә кадерен белә, әти-әнисен ихтирам итә танышым.
- Алинә, сине модель мәктәбе һәм төрле матурлык бәйгеләре нәрсәләргә өйрәтте? Гомумән, анда кызларны нәрсәгә өйрәтәләр?
- Модель мәктәбе бик күп әйбергә: үз-үзеңне дөрес тотарга, ничек итеп матур, жиңелчә генә йөрергә, гомумән, анда барысына да өйрәтәләр. Иң мөһиме - анда үз-үзеңә күбрәк ышана башлыйсың. Шулай ук анда актерлык осталыгы, стиль, визаж, бию дәресләре дә керә. Минемчә, ул һәрбер кыз өчен кирәкле дәресләр.
- Ул мәктәпләрдә кызларны үз-үзләрен башкалардан өстенрәк куярга өйрәтәләр, шуңа да модельләр бик тәкәббер, дигән фикер бар. Син бу фикер белән ризалашасыңмы?
- Юк, мин бу фикер белән килешмим! Тәкәбберлеккә өйрәтеп булмый, минемчә. Ул кешенең характерыннан килә торган әйбер. Модельләр мәктәбендә үзеңне килешле, дөрес тотарга, ягымлы, ачык йөзле булырга өйрәтәләр. Алар кешегә иң кирәкле һәм мөһим сыйфатлар дип уйлыйм.
- Ә менә фотосурәтләргә төшкән вакытта нәрсә турында уйлыйсың яисә кирәкле караш ясар өчен үзеңне ничек көйлисең?
- Фотосессия - бик кызыклы процесс. Әгәр дә кешегә бу шөгыль ошый икән, ул аны яхшы итеп башкарып чыга. Миңа да фотосурәткә төшү бик ошый. Ә инде үзеңне ничек көйлисең дигән сорауга килгәндә, миңа һәрчак яхшы кәеф ярдәм итә! Нинди позада басу, көләргәме, юкмы, карашлар белән уйнау - болар барысы да вакыт һәм тәҗрибә белән генә килә. Ләкин теләк булса, үз өстеңдә эшләп, инде берничә көндә дә күпмедер уңышка ирешергә мөмкин.
- Алинә, ә менә, синеңчә, һәр кыз да модель була аламы?
- Иң башта шуны әйтергә кирәк: һәр кыз да үзенчә матур, чөнки матурлык безгә табигатьтән килә. Ә инде модель эшенә килгәндә, аның өчен озын буй һәм авырлыклардан курыкмау кирәк. Чөнки безгә һәрвакыт үзебезне карарга, ниндидер әйберләргә өйрәнергә туры килә. Шуңа да, әгәр кыз үзенә ышана һәм кыю икән, әлбәттә, ул модель була ала. Иң мөһиме - ул эшне башлап, һәрвакыт алга барырга!
- Гадәттә, егетләрнең модельләргә карата мөнәсәбәтләре җитди түгел. Синең шундый мөнәсәбәткә юлыкканың булдымы?
- Минемчә, егетләр дөрес уйламый. Әлбәттә, тәкәббер, бизәлгән курчак кебек кызлар бар, ләкин модельләрнең бөтенесе дә андый дип уйлау - ялгыш фикер. Чөнки ул сыйфатлар характердан килә, а характер исә - тәрбиядән. Шуңа да, кыз тәртипле икән, аны модель эше боза алмас! Дусларым арасында да бик тәртипле, акыллы модельләр бар. Егетләргә килгәндә, андый мөнәсәбәткә юлыкканым юк, чөнки алар, минем белән сөйләшкәннән соң, нинди икәнлегемне беләләр. Шуңа күрә хөрмәт белән карыйлар.
Форсаттан файдаланып, тагын шуны да әйтәсем килә: хәзер күп кенә кечкенә кызлар иртә бизәнә башлый. Алар инде болай да матур, ләкин кемнәндер күреп, матуррак күренер өчен, саф битләрен бозалар. Бу хәлне әниләре күреп, кызларын дөрес яшьтә һәм дөрес итеп бизәнергә өйрәтсеннәр иде, - ди Алинә, эчендә булганнарын уртаклашып.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading