16+

Монда рәхәт – шуны бел!

Биләр җирлегендә узган «Сәләт» VI халыкара яшьләр белем бирү форумында 5 500 кеше 180 мәйданчыкта осталык дәресләрендә, фикер алышуларда катнашты. Быел беренче тапкыр, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча, форум ике сменада уза. Ул Татарстанның, Россия төбәкләренең, якын һәм ерак чит илләрнең сигез мең сәләтле баласын һәм яшьләрен берләштерә.

Монда рәхәт – шуны бел!

Биләр җирлегендә узган «Сәләт» VI халыкара яшьләр белем бирү форумында 5 500 кеше 180 мәйданчыкта осталык дәресләрендә, фикер алышуларда катнашты. Быел беренче тапкыр, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча, форум ике сменада уза. Ул Татарстанның, Россия төбәкләренең, якын һәм ерак чит илләрнең сигез мең сәләтле баласын һәм яшьләрен берләштерә.


«Сәләт» аланына бер аяк баскан кеше, һичшиксез, анда кире әйләнеп кайта! Моның шулай икәнен аңлар өчен һич югы бер тапкыр булса да аны үзең барып күрергә кирәк. Әллә яшьләрдән ташып торган егәр, әллә Хуҗалар тавының тәэсире - биредә гел икенче кешегә әйләнәсең дә куясың. Сүз уңаеннан, Хуҗалар тавына һәм андагы Изге чишмәгә ел саен 100 меңнән артык кеше килә икән. Президент ярдәмчесе Наталия Фишман катнашында аланлыкта узган сөйләшүдә әлеге төркем туристлардан акча эшләп булыр иде дигән фикер дә әйтелде. «Сәләт»кә тугры калучылар арасында хәтта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзе дә бар. Ул быел да «Сәләт» форумында кунакта булып, «Фәнсар» фәнни-белем бирү үзәген, быел гына ачылган «Әдип йорты»н, яңа төзелгән 25 метрлы бассейнны, футбол кырын карады. Очрашулар, дәресләр уздыру өчен бөтен шарты тудырып төзелгән «Әдип йорты»нда Президент «Сәләт-Монреаль» аланына баручылар, төрле илләрдән килгән башка аланнарда катнашкан «сәлкеш»ләр белән сөйләште.

Форумда катнашучыларның һәркайсы үзе өчен файдалы, кызыклы шөгыль таба алгандыр. Биредә 500 эксперт һәм укытучы катнаша. Беренче сменаның төп темасы: «4нче сәнәгать революциясе контекстында мәгариф». Форум программасы белем бирү технологияләре белән таныштыруга юнәлдерелгән. Аны гамәлгә ашыру дуаль белем бирү, һөнәри ориентация, мөстәкыйль рәвештә белем алу кораллары өлкәсендә алдынгы тәҗрибәне өйрәнү белән бәйле. Дуаль белем төшенчәсе - теоретик өлешне белем бирү оешмасында, ә практик өлешне эш урынында үзләштерүне аңлата. Рөстәм Миңнеханов та барлык остаханәләрдә булып, аларның эшчәнлеге белән танышып чыгарга өлгерде.

- Кеше капиталы бүген акчага караганда да кыйммәтлерәк. Киләчәктә тиешле эш урынына урнашу, аралашу өчен бу сезгә бик яхшы платформа. Бу форум бик кирәк, укытучыларыгыз сезне сыный, көндәшлеккә сәләтегезне тикшерә, - диде ул, үз фикерен белдереп.
Төрлесе төрле аланлыкта, остаханәдә кайнап, кырмыска кебек эшләп яткан балалар, яшүсмерләр әллә ни арада гына форумның рәсми ачылу тантанасына да җыелып өлгерделәр.

- Сезнең арага килеп эләккәч, сокланып, кызыгып йөрдем. Ничек матур итеп яшисез, аралашасыз! Эш шундый матур оешкан! Елдан-ел «Сәләт» матурая, ныгый, чит төбәкләрдән дә киләләр. Әле генә яңа концепция карадык: бу җирлекне ил күләмендә танылырлык итеп үзгәртү нияте бар. Монда бит ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләре ята, монда сез - безнең киләчәк. Шушы җирлектә сез үзегезгә кирәкле күп кенә һөнәрләргә өйрәнә алырсыз дип уйлыйм. Шушы эшне оештыручыларга рәхмәт. Киләчәктә дә сезнең эшләрегезне хуплаячакбыз, ярдәм итәчәкбез! - диде Рөстәм Миңнеханов «сәлкеш»ләргә.

«Сәләт» проектлары җитәкчесе Җәүдәт Сөләйманов сәламләүне Изгеләр чишмәсеннән, Хуҗалар тавыннан башлады.

- Безгә ярдәмен күрсәтеп торган Рөстәм абыебызга бик зур рәхмәт, - дип белдергәч, «сәлкеш»ләр дәррәү кул чабып куәтләделәр һәм: «Ал да гөлкәй, ал да гөлкәй, монда рәхәт, шуны белкәй», - дип җавап бирделәр.

Әлеге сөрән биредә гел яңгырап тора. Сүз дә юк, монда чыннан да бик рәхәт! Үсеш, үз-үзең өстендә эшләү, хыялларыңны тормышка ашыру өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Эшчәнлекнең күпкырлы булуы сокландыра, хәйран калдыра. Иң мөһиме - әлеге мөмкинлекне елдан-ел күбрәк балалар, яшүсмерләр файдалана ала. 1994 елда оешкан «Сәләт» проекты аша инде ничә мең бала узган. Беренче елларда «сәлкеш» булганнар, инде гаиләләр корып, «Бәләкәч» проекты кысаларында, форумга балаларын да алып килгәннәр.

Форумда «Шәһри Казан» газетасына да мәйдан бирелгән иде. Бик теләп, газетабыз белән таныштыр­дык, күчтәнәчкә үзләренә дә биреп җибәрдек. Бу безгә, читтән генә карап тормыйча, форумның эчендә кайнау һәм оештыруны бәяләү мөмкинлеген бирде. Дөресен әйтергә кирәк, «Сәләт»не оештырган, аны шушы дәрәҗәгә җиткергән һәм аның эшчәнлеген нәкъ менә шушындый итеп көйли алган һәркем олы рәхмәткә лаек. Аларның һәркайсының эше соклангыч.

Сүзен-сүзгә

Айгөл Габдрахманова, «Сәләт» яшьләр үзәге директоры:

- VI Халыкара яшьләр уку-укыту «Сәләт» форумында быел күтәрелгән тема бик үзенчәлекле: «4нче сәнәгать революциясе кысаларында уку-укыту технологияләре». Шушы уңайдан бик күп остаханәләр, лекция­ләр, спорт чаралары оештырылды. Биредәге чатырлы мәйданчыкларны бер ай алдан әзерли башлыйлар. Шәхсән мин Изге Биләр җиренә 12нче тапкыр киләм. Бүген аралашкан дусларымның 50 проценты - «Сәләт»тән.

Диләрә Хәлитова, «Сәләт-Биләр каласы 2017» аланы директоры:

- Мин - «Сәләт-Биләр каласы» «сәлкеше», әйдаманы, өлкән әйдаманы, бүген инде директоры. Һәм моңа бик шатмын. Бездә Чехия, Испания, Финляндия, Мәскәүдән балалар бар. Алар бик тыйнак һәм актив, үзенчәлекләре дә шунда. Чехия һәм Финляндия балалары татарча аңлыйлар, ә Испания балаларына русча эндәшергә кирәк. Быел аланыбызда тарих һәм экологиягә зур басым ясыйбыз. Балалар үз проектларын конкурс форматында тәкъдим итә.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading