16+

Муромнар булган икән

Җәйнең кояшлы көннәренең берсендә Локомотив комлыгына борынгы рус корабы килеп туктады. Баксаң, безгә Муром егетләре килгән икән. Зур булмаган агач кораб Казан халкының игътибарын бик тиз үзенә тартты. Муром егетләре сүзләренә караганда, туган шәһәрләреннән Казанга алар 10 көн йөзгәннәр. Шуның өчен барысы да эшләреннән ял алганнар хәтта. Әмма кирегә йөзү...

Җәйнең кояшлы көннәренең берсендә Локомотив комлыгына борынгы рус корабы килеп туктады. Баксаң, безгә Муром егетләре килгән икән. Зур булмаган агач кораб Казан халкының игътибарын бик тиз үзенә тартты. Муром егетләре сүзләренә караганда, туган шәһәрләреннән Казанга алар 10 көн йөзгәннәр. Шуның өчен барысы да эшләреннән ял алганнар хәтта. Әмма кирегә йөзү авыррак икән. Кайтырга аларга инде 20 көн кирәк булачак. Сәяхәтчеләр корабны 2 ел дәвамында төзегәннәр.
Казанга килүләре очраклы түгел, егетләр Иделнең сәүдә юлын үзләре узып карарга ниятләгән булганнар икән. XIX гасырда берничә дәүләтнең икътисади иминлеген нәкъ менә шул юл тәэмин иткән бит инде.
Муромлылар Казанда Кремльне, «Эрмитаж-Казан» үзәген тамаша кылдылар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading