16+

«Наркомания нәселдән күчми, тик...»

«Уңайсыз» сорауга җа­вап алу өчен, бөтен кеше дә наркологка бар­мый. Бу очракта «кайнар элемтә» ярдәмгә килә. Бүген безнең сорауларга Республика наркология диспансеры баш табибының медицина-социаль тернәкләндерү мәсьәләләре буенча урынбасары Илдар Таҗетдинов җавап бирә.

«Наркомания нәселдән күчми, тик...»

«Уңайсыз» сорауга җа­вап алу өчен, бөтен кеше дә наркологка бар­мый. Бу очракта «кайнар элемтә» ярдәмгә килә. Бүген безнең сорауларга Республика наркология диспансеры баш табибының медицина-социаль тернәкләндерү мәсьәләләре буенча урынбасары Илдар Таҗетдинов җавап бирә.

- Наркомания нәселдән күчә аламы?
- Наркомания нәселдән күчми. Наркоман ата-аналардан да тормышта уңышка ирешкән балалар тууына мисаллар шактый. Һәм киресенчә, зыялы гаиләдә үскән балалар арасында да көннәрдән бер көнне наркоманга әверелү очраклары юк түгел.

- Наркоман гомергә наркоман булып кала дип әйтү дөресме?
- Әгәр кеше дәвалана, үз сә­ламәтлеген контрольдә тота икән, авыру акрынлап чигенә. Наркомания белән дә шул ук. Әмма... наркотиклар баш миенә зур зыян китерә. Бер ялгыш адым ясау да җитә: күп еллар йокымсырап яткан бәйлелек кешене яңа көч белән үзенә бөтереп ала...

- Хатын-кызлар, ирләргә караганда, аракы һәм наркотик колына тизрәк әверелә, диләр.
- Әйе. Эчкечегә әверелү өчен, ир-атка җиде-ун ел кирәк булса, гүзәл затларга өч-биш ел да җитә. Наркотиклар белән дә шулай ук.

- Наркотикларны аз дозада кабул иткән очракта, аңа бәйлелектән котылырга мөмкинме?
- Кызганычка, безнең диспансерда дәваланучы пациентларның күпчелеге, нәкъ менә шулай уйлап, наркотик колына әверелгән.

- Соңгы вакытта еш ишетелгән «наркотиклы сагыз» - әкиятме, әллә чынбарлык­мы?
- Әлбәттә, әкият, җитмәсә көлке дә. Шундый әйбер кемнеңдер башына килгән бит! Ата-аналарга шуны әйтә­сем килә: үзебезнең практикада бернинди дә «наркотиклы сагыз» белән очрашканыбыз булмады.

- Наркотикларга бәйлелекне ачыклау өчен тестлар бармы?
- Тестлар бар, аларны те­ләсә кайсы даруханәдә сатып алырга була. Мәсьәлә башкада: бүген төрле наркотик матдәләр шул кадәр күп ки, аларны ачыклап бетерү кыен. Әгәр әни кеше тест үткәргәч, нәтиҗәсе тискәре булса, ләкин баланың үз-­үзен тотышы шик уятса, табибка мөрәҗәгать итү зарур. Бернидән дә куркырга кирәкми, бездә аноним дәвалану мөмкинлеге дә бар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading