16+

Наркотиклар колына әверелмик!

Татарстанда «Наркотиксыз тормыш» шигаре астында наркотикларга каршы көрәш айлыгы дәвам итә.

Наркотиклар колына әверелмик!

Татарстанда «Наркотиксыз тормыш» шигаре астында наркотикларга каршы көрәш айлыгы дәвам итә.

А.Алиш исемендәге шәһәр балалар иҗат йортында «Мөстәкыйль балалар» («Самостоятельные дети») отрядларына йөрүче укучылар катнашында республика конференциясе узды. «Наркотикларга каршы көрәш буенча укытучылар әзерләгән план-чаралар республика мәктәпләрендә уку елы дәвамында гамәлгә ашырылачак. Бу эшләрдә актив укучылар да катнаша. Отрядлар үзара хәбәрләшеп, киңәшләшеп эшлиләр. Яшьләрнең берсен-берсе наркотик кебек афәттән саклавы ул бик мөһим күренеш. Конференциядә киләчәк эшләрнең юнәлешләре тәгаенләнде», - диде проект җитәкчеләренең берсе Наталья Софьина.
«Мөстәкыйль балалар» отрядлары активы 13 октябрьдә 15.00 сәгатьтә «Kazan-Аrena» футбол стадионы территориясендә «Наркотикларсыз тормыш» шигаре астында велосипедларда узыш оештыра. Әлеге чарада укучылар, укытучылар һәм ата-аналар катнаша.
«Наркотикларсыз тормыш» акциясе чорында түбәндәге «кайнар линия» телефоннары эшли:
Татарстан Республикасы буенча наркотиклар әйләнешенә күзәтчелек идарәсе: (843) 291-19-25;
Бердәм гомумроссия балалар ышаныч телефоны (тәүлек буена): 8-800-200-01-22;
Наркотикларга бәйле кешеләргә һәм аларның туганнарына ярдәм буенча ышаныч телефоны: 554-14-27.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading