16+

Нефтьчеләр осталыкта көч сынашты

Узган атнада нефтьчеләр һөнәри осталыкта көч сынаштылар. Яхшылардан яхшыларга үз сәләтләрен күрсәтергә мөмкинлек бирә торган бу конкурс 40 елдан артык үткәрелә һәм нефть табышы өлкәсендә эшче белгечлеге дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән. Беренчесе 1970 елда «Әлмәтнефть» НГДУсында уздырылган булса, 1975 елдан аерым белгечлекләр буенча нефть-газ чыгару идарәләре (НГДУлар) арасында үткәрелә башлый. Ә...

«Күптән түгел генә студентларның Бөтендөнья җәйге спорт уеннары тәмамланды һәм бүген без Казан Универсиадасыннан нефть Универсиадасына күчәбез: бу - чын хезмәт бәйрәме. Конкурс ел саен югары дәрәҗәдә уза һәм «Татнефть» ААҖ җитәкчелегенең компаниянең зур кыйммәте - кешеләргә мөнәсәбәтен чагылдыра», - диде республика Премьер-министры Илдар Халиков үз чыгышында. Бәйрәмдә «Татнефть» ААҖнең генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдинов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Ришат Әбүбакиров, Әлмәт муниципаль район хакимияте башлыгы Мәҗит Салихов катнашты.
Быелгы конкурс истәлекле дата - Татарстан нефть чыганакларын сәнәгый эшкәртүгә 70 ел тулу уңаеннан уздырылды. Премьер-министр, Президент, Хөкүмәт һәм барлык татарстанлылар исеменнән, әлмәтлеләрне һәм нефтьчеләрне шәһәрнең 60 еллыгы һәм нефть эшкәртә башлауга 70 ел тулу белән котлады, шулай ук дәүләт бүләкләре дә тапшырды. «Татнефть» ААҖнең «Нефтьче» волейболчылар командасы агымдагы елның июнь аенда Болгариядә эшчеләр арасында уздырылган Бөтендөнья спорт уеннарында 1 нче урынны алды. «Татнефть» ААҖнең генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдиновка тантана барышында эшчеләр конфедерациясе яклавында булган дөнья чемпионатында компаниянең җыелма командасы яулаган кубок тапшырылды. Волейбол федерациясе рәисе Николай Певцовка атказанган физик культура һәм спорт хезмәткәре исеме бирелде.
Конкурс нәтиҗәләре буенча күчмә кубок һәм беренче урынны команда зачетында «Елховнефть» НГДУ коллективы яулады, 2 нче урын «Әлмәтнефть» НГДУ командасына, 3 нче урын исә «Ямашнефть» НГДУ командасына бирелде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading