16+

Немец егете татарча спектакль куя

«Живой город» дигән заманча сәнгатъне үстерү фонды ярдәме белән, башкалабызда 20 майдан 29ына кадәр яшьләрнең театраль лабораториясе уза. Шул уңайдан Мәдәният министрлыгында узган матбугат конференциясендә Германиядән килгән яшь режиссер Андреас Мерц-Райков та катнашты. «Мин - гади бер авыл малае. Бирегә Мәскәүнең күренекле театр тәнкыйтьчесе Олег Лоевский чакыруы буенча килдем», -...

«Живой город» дигән заманча сәнгатъне үстерү фонды ярдәме белән, башкалабызда 20 майдан 29ына кадәр яшьләрнең театраль лабораториясе уза. Шул уңайдан Мәдәният министрлыгында узган матбугат конференциясендә Германиядән килгән яшь режиссер Андреас Мерц-Райков та катнашты. «Мин - гади бер авыл малае. Бирегә Мәскәүнең күренекле театр тәнкыйтьчесе Олег Лоевский чакыруы буенча килдем», - дип башлады ул сүзен. Казанда ул тугыз көн эчендә «Волоколамское шоссе» дигән спектакльне татарча куя. Аны татарчага шагыйрә Резидә Гобәева тәрҗемә иткән. Мерц спектакльләрне Б.Брехт театры традицияләренә нигезләнеп куюын да әйтеп узды. Моңарчы Б.Брехт әсәрләрен дә Пермь, Саратов шәһәрләрендә сәхнәләштергән. «Г.Камал исемендәге театр артистлары белән эшләвемә бик шатмын. Үземнең татарча спектакль куячагымны да Казанга килгәч кенә белдем», - диде ул. Шулай ук Санкт-Петербургтан һәм Мәскәүдән килгән актерлар да рус яшь тамашачы театры артистлары һәм театр училищесы укучылары белән спектакльләр әзерли. Тамашачы аларны урамда карый алачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading