16+

«Ни өчен элек тә мондый премия булмады икән?!»

Ел саен "Сәләт" яшьләр оешмасы төрле өлкәдә актив булган үз "сәлкеш"ләрен "Сәмрух" премиясе белән бүләкли. Үзенә күрә еллык эшкә нәтиҗә ясау чарасы бу.

«Ни өчен элек тә мондый премия булмады икән?!»

Ел саен "Сәләт" яшьләр оешмасы төрле өлкәдә актив булган үз "сәлкеш"ләрен "Сәмрух" премиясе белән бүләкли. Үзенә күрә еллык эшкә нәтиҗә ясау чарасы бу.

Премия Татарстан Республикасы «Сәләт» иҗтимагый яшьләр фонды һәм Республиканың яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы белән берлектә оештырыла. Тантана, гадәттәгечә, "Сәләт"кә нигез салучы Җәүдәт Сөләйманов шигырьләренә ясалган хореографик күренеш белән башланып китте. Биредә премиянең символы булган Сәмрух кошның асылы күрсәтелгән иде. Төрки мифологиядә ул киләчәк турында хәбәр бирүче кош.



Узган елны "Сәләт" проектларында 12 меңнән артык сәләтле балалар һәм яшьләр катнашкан. Бүгенге сәхнәгә аларның иң-иңнәре генә күтәрелде. Быел беренче тапкыр өч "сәлкеш"кә махсус "Сәләт" стипендиясен тапшырдылар. Әлеге бүләккә Чулпан Фатыйхова, Гүзәл Гайнанова һәм Ләйсән Сабитова лаек булды. Кызларны "Сәләт" фонды башкарма директоры Тимур Сөләйманов тәбрикләде.

- Бүген "Сәләт" шундый, чөнки сез шундый. Без нәкъ сезнең кебек һәрвакыт тагын да әйбәтрәк булырга омтылабыз. Сезнең исемнән, "Сәләт" исеменнән махсус стипендияне менә шундый акыллы, матур кызларга тапшыруым өчен шатмын, - дип мөрәҗәгать итте халыкка Тимур Сөләйманов.



Кайчандыр үзләре дә "Сәләт" аланнарында ял иткән кичәнең алып баручылары Гөлназ Сәфәрова белән Фәнил Вакказов та "сәлкеш"ләргә кызыкты булса кирәк.
- Ни өчен 2005 елда да мондый премия булмады икән, - дип көрсенде Фәнил.

- Хәзерге "сәлкешләр" арасында конкуренция зур. «Сәләт»нең ун ел эчендә 25 аланы барлыкка килде, - диде Гөлназ.

Премиядә "Сәләт" клублары да актив катнашты. Әйтик, Балык Бистәсе районының Югары Тегермәнлек урта мәктәбе укучылары үзләреннән шактый тәҗрибәлерәк көндәшләрен узып "Ел паблигы" номинациясендә җиңү яулады. Ә "Ел клубы" дип соңгы вакытта актив эшли башлаган "Сәләт - Самара" клубы билгеләнде. Бу башкалар белән чагыштырганда әле яңа номинция.

Дүрт лауреат арасыннан иң яхшы "Ел әйдаманы" дип "Сәләт-Батыр" аланы егете Фәннур Шәйхетдинов сайлап алынды. "Ел өлкән әйдаманы" номинациясендә исә Диләрә Хәлитова җиңде.
"Сәләт"тә булган кешенең җәйге ялы кызыклы җыр-биюләр белән дә истә кала.

"Сәләт" тарихына күз салсак, ике дистә ел эчендә 500дән артык җыр язылган. Ә 2016 ел бөтенләй җырлар "бумы" диярсең: бер ел эчендә "сәлкешләр" 26 яңа җыр иҗат икән. Яшьләрнең бу сәләтенә композитор, Муса Җәлил премиясе лауриаты Эльмир Низамов та сокланды.



- Мин көй генә иҗат итәм, ә сез көйне дә, сүзләрен дә язасыз, үзегез шуны башкарасыз да, - диде ул.
"Сәләт җырлый" номинациясендә үзе язган җыры белән автор-башкаручы Энҗе Әхмәтҗанова җиңеп чыкты. Аңа "Rocket records" тавыш яздыру студиясендә җыр яздыру мөмкинлеге бирелде.

Дөрес, номинацияләрдә үз җиңүләре белән килешмәүчеләр дә бар иде. "Ел директоры" номинациясендә беренче урын алган Альбина Кадыйрова җиңүен дусты Таһир Насыйбуллин белән уртаклашты. Бу исә "сәлкеш"ләрнең бер гаилә кебек туганлашып яшәүләрен күрсәтә. Иң самими юнәлешләрнең берсе - "Ел сәлкеше". Биредә Айгөл Шакирова җиңде.

"Сәлкеш"ләр үзләренә төпле киңәшләрен биргән аксакалларын да онытмый. Тимур Сөләйманов "Сәләт"нең дуслары булган язучы Рабит Батулла, тарихчы-галим Илдус Таһировны "Ел остазы" номинациясендә бүләкләде.

- Әле иртә белән генә телебез, милләтебез бетә дип елаган идем. Монда килгәч, алай түгел икәнен аңладым. "Сәләт" булганда милләт яшиячәк. Бу яшьләр мондагы җиңүләре белән генә тукталмыячак, алар Президент буласы кешеләр, - диде Рабит Батулла.



"Җәй" балалар һәм яшүсмерләр сәламәтлеген оештыру оешмасы "Ел партнеры" исеменә лаек булды. Елның иң шәп аланы дип "Сәләт-Рухият" билгеләнде.

Җиңүчеләргә "Сәмрух" сыны, дипломнан тыш Fund.selet.biz мәйданчыгында акча җыю нәтиҗәләре буенча билгеләнәчәк акчалата премия дә каралган.



"Allo" проектын җитәкләгән Алмаз Сәмигуллин белән Гөлназ Батталованы, Алинә Шәрипҗанова, Сәйдә Мөхәммәтҗанова, Илназ Сәфиуллин кичә дәвамында "сәлкеш"ләргә күтәренке кәеф бүләк итте. Тантана "Сәләт - мөмкинлекләр мохите. Акыл, рух, тел берлеге" шигаре астында барды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading