16+

Ноябрь белән бергә хайваннар, үсемлекләр дә саташа

Бу атнада ноябрь шаккатырды: мондый җылы һава торышы инде 144 ел буе күзәтелмәгән!

Ноябрь белән бергә хайваннар, үсемлекләр дә саташа

Бу атнада ноябрь шаккатырды: мондый җылы һава торышы инде 144 ел буе күзәтелмәгән!

Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсенең метеорологик фаразлар бүлеге җитәкчесе Ирина Трущина әйтүенчә, ноябрьдәге бу җылы һава торышын аномаль дип кенә түгел, рекордлы дип тә атарга була. Чөнки 1871 елдан бирле көз азагында мондый җылы һава торышы күзәтелгәне булмаган. Дөрес, 2008 елда ноябрьдә максималь һава температурасы уртача +8 градус тәшкил иткән, быел исә бу сан иң югары күрсәткечкә - +9 градуска ук җитте. Без мондый җылы һава торышының табигатькә, кеше организмына йогынтысын өйрәндек.

Кеше

Бу арада баш авырту, хәл­сезлектән зарланучыларны еш ишетергә туры килә. Ни өчен икәнен үзләре шунда ук әйтеп тә бирә: һава торышыннан. Кеше организмы табигатьнең мондый шаяруларына күнекмәгән.

- Соңгы елларда еш күзәтелгән аномаль җылылык атмосферага җылы һава агымы килеп керү белән бәйле. Нәтиҗәдә атмосфера басымы арта, кислород кими. Бу кеше организмына да тәэсир итә, - ди Республика медицина профилактикасы үзә­гендә гигиена тәрбиясе буенча табиб Роза Алимова. - Йокы туймау, баш авырту, эшлисе килмәү, хәлсезлек күзәтелергә мөмкин. Һава торышының кинәт алмашуына яшь сабыйлар, авырлы хатын-кызлар, үсмерләр бик сизгер. Ноябрьдәге җылы температура йогышлы авырулар таралуга да сәбәпче булырга мөмкин. Шулай ук йөрәк-кан тамырлары системасы эшчәнлегенә тискәре тәэсире зур. Кан басымы еш уйный.

Табиблар метеоүзгәрешләргә сизгер кешеләргә, беренче чиратта, хафаланмаска киңәш итә. Авыр, физик эшләрне кичектереп торырга, табиб белән киңәшләшеп дарулар кулланырга кирәк. Файдалы дару үләннәре, витаминнар организмны чыныктырырга булыша.

Үсемлекләр
Бакчада җиләк кызара башлады, карлыганнар бөреләнде диючеләр дә бар. «Ноябрь аенда бакча җиләгенең кызаруы әллә ни гаҗәп түгел», - ди «Ягодная Долина» крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы урынбасары Эльвира Хәкимова.

- Җиләкнең ремонтант дигән аерым төре бар. Ул августтан ноябрь азагына кадәр җимеш бирергә мөмкин. Ә, гомумән, җиләк-җимеш, үсемлекләр хәзер ял итәргә тиеш.
Иртә килгән яз, соң килгән кыш дисеңме - табигатьнең мондый «саташулары» үсемлекләргә көтелмәгәнчә тәэсир итә. Та­тарстандагы бердәнбер алма бакчасы «Заря» хуҗалыгында ­агроном Гөлчәчәк Әхмәтҗанова, яңгыр еш яву, дымлы һава торышы алмагачларга да файдага түгел, ди.

Берьеллык алмагачларның ботакларын кисеп, яңа үсенте­ләр ясау өчен ялгарга тиеш идек. Пычрак, җылы булганга, бу эш тә тоткарлана. Чөнки моны бары салкын, коры һавада гына эшләргә киңәш ителә. Киселгән урында барлыкка килгән җәрәхәткә юеш тияргә тиеш түгел. Кыскасы, болай дәвам итсә, алмагачларны кышка әзерләүдә тоткарлыклар булуы бар. Җы­лыга алданып, кыр­ларда уҗым уянырга мөмкин. Аннары кинәт суытып җибәреп, алар өши, - диде ул.

Хайваннар
Татарстанның Кама Тамагы буенча Хайваннар дөньясын саклау һәм файдалану идарәсе белгече Рамил Сафин әйтүенчә, ноябрьдәге җылы һава торышы хайваннар өчен дә яхшы түгел. Хәер, төрлесенә төрлечә тәэсир итә. Әйтик, тояклылар өчен начарлыгы юк. Кабан дуң­гызларына йомшак җирдән тамыразык казып алу күпкә җайлырак.

- Ә менә җылы якка очучы кошлар өчен бик файдалы түгел. Һава торышы җылы торгач, алар бутала, туктап ала, тоткарлана, җылы якта булырга тиешле вакытта алар әле юлда оча. Аннары көтмәгәндә чыккан бураннарда, салкыннарда кошлар төркеме югалтулар кичерә, - диде Рамил Сафин.
Көннәр җылы торганга, авылда, шәһәрдә ала каргалар күбәйде. Салкынайтса, алар урманга китәрләр иде. Кышкы йокыга талырга җыенган хайваннар, бурсыклар, аюлар өчен дә мондый һава торышы уңай түгел. Этләр исә талпаннардан иза чигә. Җылы булгач, бөҗәкләр актив, үрчиләр, ауга барган саен, этебезгә талпан ияреп кайта. Ни ди­сәң дә, ноябрьдәге җылылыкның табигатькә, экологиягә уңай тәэ­сире аз.

Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсендә әйтүләренчә, бу атнада бераз суытачак. Шулай да чын кыш килергә ашыкмый әле. Синоптиклар, 11 декабрьдән генә һава температурасы 10 градуска кадәр төшәр, дип фаразлый.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading