16+

Нәрсә ауларга ярый?

2 сентябрьдән Татарстанда көзге ау сезоны башланды.

Нәрсә ауларга ярый?

2 сентябрьдән Татарстанда көзге ау сезоны башланды.

Быелгы ау сезонына кагылышлы яңалыкларны аңлатып язмассызмы икән?

Илдус Гәрәев, Азнакай.

Татарстанның Хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану идарәсе белгечләре аңлатуынча, суда йөзүчеләр группасына, сазлык-болынлы урыннарда, кырда йөрүче һәм нарат урманнары киекләренә ау рөхсәт ителә. Ә менә Кызыл китапка кертелгән кошларны атарга ярамый.

- Быел без урман тавыгын (глухарь) атуны тыйдык. Әлеге кош күп түгел. Алар шәһәр янына, урманлы урыннарга ашау эзләп килә. Әмма андый җирләр бездә аз. Киләсе елга ничек буласын быелгы нәтиҗәләрдән чыгып карарбыз. Кайбер ау урманнарында көртлекне һәм соры кыр тавыгын ауларга рөхсәт итәбез. Ә кара карганы барлык җирдә дә атарга мөмкин, - диделәр безгә.

Каурыйлы киекләргә ау сезоны - 31 декабрьгә, кабан дуңгызына - 28 февральгә, байбакка - 30 сентябрьгә, бурсыкка - 31 октябрьгә, 15 сентябрьдән 28 февральгә кадәр - төлкегә, 15 октябрьдән 10 гыйнварга кадәр үр куянына (кайбер ау урманнарында әлеге җәнлеккә ау тыелган) дәвам итәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading