16+

Нәүрүз төрле милләтләрне берләштерде

Казан милли тикшеренү технология университетының Халыклар дуслыгы клубы әгъзалары университетның 4 нче аспирантлар һәм студентлар йортында кышны озату бәйрәме Нәүрүзне билгеләп үтте.

Нәүрүз төрле милләтләрне берләштерде

Казан милли тикшеренү технология университетының Халыклар дуслыгы клубы әгъзалары университетның 4 нче аспирантлар һәм студентлар йортында кышны озату бәйрәме Нәүрүзне билгеләп үтте.

Бәйрәм төрле милләт студентларын берләштерде, төрле ил вәкилләренең гореф-гадәтләре, җыр-биюләре белән таныштырды. Халыклар дуслыгы клубының җитәкчесе, университетның гуманитар дисциплиналар кафедрасы доценты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Венера Мушарова билгеләп үткәнчә, Халыклар дуслыгы клубы Нәүрүзне инде 23 ел рәттән үткәреп килә. Бу бәйрәм кышны озату белән бергә төрле милләт һәм раса вәкилләре арасындагы дуслыкны ныгыту чарасы да булып тора, диде ул. Чыннан да, бәйрәмдә татарлар да, руслар да, африкалылар һәм америкалылар да, гомумән, төрле илләрдән килгән студентлар бар иде. Университет төрле милләт халыкларының традицияләренә, гореф-гадәтләренә һәрвакыт бик игътибарлы. Нәүрүз бәйрәмендә дә тамашачылар болгар, башкорт, татар, рус, шәрык, үзбәк, йәмән, бенин һ.б. биюләрне карый алды, Колумбиядән, Боливиядән, Төрекмәнстан һәм Әрмәнстаннан килгән студентлар башкаруында инглиз, француз һәм испан телләрендәге җырларны тыңлады. Һәр номер көчле алкышларга күмелеп барды, җыр-биюләргә тамашачыларның һәммәсе кушылды. Америка студентлары башкаруындагы «Күбәләгем» җыры кунакларга аеруча ошады. Концерттан соң барлык кеше дә төрле илләрнең сый-нигъмәтләреннән авыз итте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading