16+

ОДН түләүләре тикшерелә

Башкалада гомумйорт ихтыяҗлары (ОДН) түләүләре аеруча зур булган йортларны мэр Илсур Метшин күрсәтмәсе нигезендә оештырылган комиссия тарафыннан тикшерү бара.

ОДН түләүләре тикшерелә

Башкалада гомумйорт ихтыяҗлары (ОДН) түләүләре аеруча зур булган йортларны мэр Илсур Метшин күрсәтмәсе нигезендә оештырылган комиссия тарафыннан тикшерү бара.

«Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә шәһәрнең торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин чыгышында әйтелгәнчә, 387 йорт (7516 фатир) тикшерелгән. Нәтиҗәдә йорт чыганакларына рөхсәтсез рәвештә ялганган 16 очрак ачыкланган, 115 фатирдагы хисаплагычлар күрсәткечләре киметеп бирелгән. «Казандагы күпфатирлы 5200 йортның су белән тәэмин итү буенча 346 йортта, ә электр белән тәэмин итү буенча 885 йортта ОДН аеруча күп хисапланган», - диде Искәндәр Гыйниятуллин. 31 йортта - су, ә 42 йортта электр ОДНы белән, гомумән, кычкыртып «талаганнар».
Декабристлар ур., 83 адресындагы йортка «Шиномонтаж» киоскы ялганган. Алар кулланылган чыганакларны 80 мең сумга киметеп күрсәткән, бу акча, кабат исәп-хисап нигезендә, йортта яшәүчеләргә кайтарылган. Шамил Усманов ур., 16 нчы йортка ялганган кафе шунда яшәүчеләргә - 128 мең сум, Восстание ур., 31 нче йорттан электр уты алган «Горпечать» киоскы 40 мең сум зыян ясаган. Акчаларны шушы йорттагыларга кайтару чаралары күрелә. Маршальская ур., 25 нче һәм Татарстан ур., 11 нче йортларда хисаплагыч приборлар транзит, ягъни йорт аша узып китүче торбаларга беркетелгән булган. Прибор аерым бер йортныкын гына түгел, ә транзит торбага ялганган берничә йорт ихтыяҗларын гомумиләштереп хисаплаган. Мэрия таләбе буенча, «Водоканал» кабаттан исәп-хисап ясаячак.
Искәндәр Гыйниятуллин аңлатканча, Россия Хөкүмәтенең 354 нче карары кабул ителгәннән соң, ОДН, йортта яшәүчеләрнең фатир мәйданына карап, тигез итеп бүленә. Фатирларында хисаплагыч приборлар булганнарга элек ОДН азрак билгеләнгән, түләүнең төп өлеше хисаплагыч приборлары булмаганнарга язылган. «Россия Хөкүмәтенең 354 нче карарын камилләштерү максатында, Казан үз тәкъдимнәрен юллады», - диде мэр Илсур Метшин.
ОДН мәсьәләсендә шикаять-гаризаларны kzn.ru сайты аша мэриянең Интернет кабул итү адресына җибәрергә мөмкин. Комиссия тикшерүне дәвам итә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading