16+

«Остабикә» исеменә лаеклы мөслимәләр ачыкланды

«Казан» милли-мәдәни үзәгендә «Остабикә» конкурсына йомгак ясалды. Исегезгә төшерик, әлеге конкурс республикабызда берничә ай элек игълан ителгән иде. Татарстанның төрле районнарында үткәрелгән «Зирәк хатын» конкурсында җиңү яулаган мөслимәләр өчен «Остабикә» бәйгенең финал өлеше буларак үтте.

«Остабикә» исеменә лаеклы мөслимәләр ачыкланды

«Казан» милли-мәдәни үзәгендә «Остабикә» конкурсына йомгак ясалды. Исегезгә төшерик, әлеге конкурс республикабызда берничә ай элек игълан ителгән иде. Татарстанның төрле районнарында үткәрелгән «Зирәк хатын» конкурсында җиңү яулаган мөслимәләр өчен «Остабикә» бәйгенең финал өлеше буларак үтте.

Конкурс ТР Мөслимәләр берлегенең II корылтае кысаларында уздырылды. Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнары диния нәзарәте, Татарстан мөселман хатын-кызлар иҗтимагый берлеге, Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифе фонды булышлыгы белән оештырылган бәйгенең максаты - сәләтле мөслимәләрне, «Остабикә» дигән мәртәбәле исемне йөртергә лаеклыларны барлау, җәмгыять тормышында актив эш алып баручы мөслимәләрне хөрмәтләү һәм аларның эшен киң җәмәгатьчелеккә күрсәтү.
Бәйгедә Татарстанның 16 районыннан җыелган сәләтле һәм үзен күрсәтә белгән мөслимәләр катнашты. Конкурс шарты буенча, алар, билгеләнгән кыска вакыт эчендә, үзләре һәм районнары белән таныштырырга, аш-суга һәм кул эшләренә осталыкларын күрсәтергә тиеш иде. Жюрида утыручы мөслимә-активистларыбызга җиңүчене билгеләү кыен булгандыр. Ни өчен дигәндә, конкурста катнашучыларның һәрберсе үзенә күрә кызыклы һәм үзенчәлекле чыгышлар әзерләп килгән иде. Беренче өлештә алар, презентация һәм тел осталыгы ярдәмендә, районнарындагы мөслимәләр оешмасы эшчәнлеге һәм гаиләләре белән таныштырдылар. Аннары исә конкурсантлар жюри әгъзаларына үзләре пешереп алып килгән ризыкларны авыз иттерделәр. Шуны әйтергә кирәк, әлеге ризык төрләре буенча да мөслимәләрнең кайсы районнан икәнен билгеләргә була иде. Һәр районның танылган үзенә генә хас ризык төре һәм рецепты бар икән. Татар милли ризыгы саналган чәк-чәкнең генә дә әллә никадәр пешерү сере барлыгы ачыкланды.
Мөслимәләр буш вакытларын заяга уздырмыйлар. Яратып башкара торган шөгыль нәтиҗәсендә барлыкка килгән кул эшләнмәләре арасында нәрсәләр генә юк! Бәйләгән башмаклар, чиккән мендәр тышлары дисеңме, тукыган келәмнәр, ташка буяу белән язылган догалар, челтәрдән тегелгән кулчатырлар - катнашучыларның кул эшләренә осталыклары, мөгаен, бәйгедә хәлиткеч рольне уйнагандыр. Хәтта катнашучыларның киемнәрен дә игътибарсыз калдырмады жюри. Алар өстенлекне татар милли киеменнән чыгыш ясаган хатын-кызларга бирде. Нәтиҗәдә, республикабызның иң оста һәм зирәк мөслимәсе исеме өч хатын-кызга бирелде: Норлат районыннан Гүзәл Җамалиева, Мөслимнән Фәридә Шәрәфиева һәм Арчадан Гөлшат Гыйниятуллина бәйгенең җиңүчеләре дип табылды. Аларга диплом, көнкүреш техникасы, хәләл табигый косметика җыелмалары тапшырылды. Башка катнашучылар да буш кул белән китмәде: аларга да истәлек грамоталары һәм кыйммәтле бүләкләр бирелде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading