Урманда агачның куелыгы, матурлыгы бары тик табигать тарафыннан гына билгеләнсә, парк һәм скверларда моның өчен белгечләр җавап бирә. Алар кайсы территориядә нинди агач утыртырга ярый икәнен билгеләячәк. Парк белән скверларның территориясендә юкә, миләш, каен, чыршы, сирень, гөлҗимеш, шомырт, балан, акация кебек безнең шартларга яраклы агач, куаклар утыртачаклар. Әлеге эшләр нәтиҗәсендә безнең республика тагын да чистарак, матуррак, яшелрәк булыр дип өметләнәм, - диде министр. Башка илләрдән кайтартылган төрле экзотик агачлар да шәһәр урамнарын бизиячәк. Агачларны сайлаганда, аның безнең климат шартларына, салкынга, газ, төтенгә чыдамлы булуы да исәпкә алыначак.
Быел тарихи, борынгы парк һәм бакчаларга да игътибар зур булачак. Татарстанда 20гә якын тарихи бакчалар теркәлгән. Бу IX гасыр дворяннарының, танылган кешеләрнең утарлары, йорт каршындагы бакчалары. Казанның үзендә генә дә Лядской бакчасы, Черек күл, Родионов бакчасы кебек өч тарихи бакча бар. Алар да тарихи үзенчәлекләренә зыян салмый реконструкцияләнәчәкләр. Шул уңайдан республиканың җиде музей-тыюлыгы янәшәсендәге яшел зоналар да үзгәрәчәк.
Әлбәттә, республиканың парклары һәм скверлары бу елны гына үзгәртелә башламады. Узган елны гына да Җиңү паркы, Горький паркы, Химиклар сарае, Харовое күле янындагы паркларда ремонт эшләре инде күпмедер күләмдә башкарылды. Бу елны исә 130 паркның 32сендә төрле ремонт эшләре алып барылачак. Республика күләм парк һәм скверларны торгызу өчен дәүләт казнасыннан 1 миллиард сум акча бүленеп бирелгән. Яшел үзәкләр өчен җавап бирерлек попичительләр советы булдырылган. Мәскәү тәҗрибәсе кебек Казанда да парклар һәм скверлар чыгымнарының бер өлешен үзләре каплаячак.
Яшел үзәкләрнең төп максаты - кешеләргә ял итү өчен уңайлы инфраструктура тудыру. Шуңа да ремонт эшләре барышында теләгән һәр кеше парк һәм скверларны яхшыртуда үз өлешен кертә алачак. Әлеге эшкә җаваплылар һәр кешенең фикеренә колак салачакбыз, дип белдерде.
Хәзер кешеләр тере сөйләшүне онытып бара. Хәтта туйларда да алар гаджетларына текәлеп утыра. Кеше паркка керү белән гаджетларын онытсын өчен без бөтен шартларны да тудырырга тиеш, - дип белдерде Казан шәһәренең башкарма комитет җитәкчесе, Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев. Аңа карамастан, парк һәм скверлар гаджетлар куллану өчен иң уңайлы шартлар булдырылачак, чөнки бөтен яшел зоналарда да бушлай Wi-Fi эшлиячәк.
Комментарийлар