16+

Парламентаризм көне үткәрелә

27 апрель көнне безнең илдә беренче тапкыр Россия парламентаризмы көне билгеләп үте­ләчәк. Ул 1906 елда Дәүләт Думасы - ватан тарихында Россиядә парламентаризмга нигез салган беренче демократик институт эшли башла­ган көн булып тора. Быел шулай ук тагын бер мөһим вакыйга булуы көтелә - Россия Конституциясенә 20 ел тула. Шуларга бәйле рәвештә,...

27 апрель көнне безнең илдә беренче тапкыр Россия парламентаризмы көне билгеләп үте­ләчәк. Ул 1906 елда Дәүләт Думасы - ватан тарихында Россиядә парламентаризмга нигез салган беренче демократик институт эшли башла­ган көн булып тора. Быел шулай ук тагын бер мөһим вакыйга булуы көтелә - Россия Конституциясенә 20 ел тула. Шуларга бәйле рәвештә, республикабызда күптөрле чаралар үт­кәрелүе көтелә. 27 апрельгә ка­дәр, ТР Дәүләт Советы башлангычы белән, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы катнашында республиканың барлык мәктәп­ләрендә, Россия парламентаризмы көненә багышлап, парламент дәресләре уза. Темасы - «Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт символлары», дип хәбәр итә Дәүләт Советының матбугат хезмәте. Бу дәресләрнең максаты - укучыларның фикер сөрешен киңәйтү, аларны дәүләт символлары белән таныштыру һәм аларга карата хөрмәт хисләре тәрбияләү. Шул уңайдан, атна башында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Әлмәт шәһәренең 7 нче мәктәбе укучылары белән парламент дәресе уздырды. РФ Конституциясенең 20 еллыгы уңаеннан да дәресләр үткә­релү көтелә.
Парламент дәресләреннән тыш, тагын күптөрле чаралар уздыру планлаштырыла. Әйтик, 27 апрель көнне әлеге ике дата уңаеннан рәссамнарның иҗади очрашуы үтәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading