16+

Партия эчендә тавыш бирү чаралары тәмамланды

«Бердәм Россия» сәяси партиясе төбәк бүлеге праймеризының иң ахыргысы - 18 нчесе бу атнада Чистайда үтте.

Партия эчендә тавыш бирү чаралары тәмамланды

«Бердәм Россия» сәяси партиясе төбәк бүлеге праймеризының иң ахыргысы - 18 нчесе бу атнада Чистайда үтте.

Сайлаучылар алдында 23 депутат чыгыш ясады. Кандидатлар мәдәни мирасны саклау, хайваннар дөньясы объектларыннан файдалану һәм саклау, урман хуҗалыгы һ.б. темаларны күтәрде.
Алга таба май аенда партия эчендә тавыш бирүне оештыру комитетының һәм «Бердәм Россия» политсоветының йомгаклау утырышы узарга тиеш. Праймериз нәтиҗәләре буенча, V чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатлыкка тәкъдим итү өчен кандидатуралар билгеле булачак.
Июнь һәм сентябрь айларында партия конференциясе үткәрелү планлаштырыла. Аның беренчесе июньнең өченче декадасына, икенчесе сентябрь ахырына ниятләнелә. Июньдәге конференциядә депутатлыкка кандитатлар исемлеге расланачак, ә сентябрьгә планлаштырылганында сайлау кампаниясенә йомгак ясалыр дип көтелә. Билгеле булганча, быел 14 сентябрьдә ТР Дәүләт Советына сайлаулар узачак, дип хәбәр ителә «Бердәм Россия» сәяси партиясенең сайтында.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading