16+

Пасха котлы булсын!

20 апрель көнне православие динен тотучылар зур бәйрәм - Пасханы билгеләп үттеләр.

Пасха котлы булсын!

20 апрель көнне православие динен тотучылар зур бәйрәм - Пасханы билгеләп үттеләр.

Шул уңайдан, 19 апрельдән 20сенә каршы төндә Казанның барлык гыйбадәтханәләрендә дә Пасха бәйрәме чараларында 40 меңнән артык кеше катнашкан. Бу турыда Казан шәһәре башкарма комитетының Телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара бәйләнешләр бүлеге җитәкчесе Ирек Арсланов «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә җиткерде, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте. Аның әйтүе буенча, барлык гыйбадәтханәләрдәге чаралар да тиешле дәрәҗәдә узган. Казан мэры Илсур Метшин шәһәр хезмәтләренә бәйрәм чараларын оештырулары өчен рәхмәтен белдерде һәм казанлыларга тыныч Пасха атнасы теләде.
Пасха бәйрәме уңаеннан, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов православие динендәге татарстанлыларга мөрәҗәгать белән чыккан иде. Анда мондый юллар бар:
«Ислам һәм башка традицион диннәр белән беррәттән, православие Татарстанда милләтләр һәм конфессияләр арасындагы татулыкның, иминлекнең ныклы әхлакый нигезе булып тора, җәмгыятьне аның вәкилләре арасындагы үзара хезмәттәшлек, ихтирам һәм ватанпәрвәрлек рухында үстерү кебек игелекле эшкә хезмәт итә. Христиан диненең уртак рухи, мәдәни-тарихи мирасыбызның аерылгысыз өлешен тәшкил иткән югары идеаллары Мәдәният елында җәмгыятебез тормышының төрле өлкәләрендә тагын да ачыграк һәм тагын да бәрәкәтлерәк гәүдәләнеш табар дип ышанам.
Бәйрәм котлы булсын, йөрәкләрегезгә Илаһи нур өстәсен! Барыгызга да сәламәтлек, бәхет, мәхәббәт һәм күңел күтәренкелеге телим!».

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading