16+

Пирамида хуҗалары аңнарына килеп акчаны кайтарырлар дип өметләнеп утырмагыз

Финанс пирамидалары корбаннары саны елдан-ел арта. Алдана баралар, капкынга эләгә торалар.

Пирамида хуҗалары аңнарына килеп акчаны кайтарырлар дип өметләнеп утырмагыз

Финанс пирамидалары корбаннары саны елдан-ел арта. Алдана баралар, капкынга эләгә торалар.

Шушы көннәрдә генә Antares Limited дигәне үз эшчәнлеген туктатты. Байыйбыз дигән өмет белән акча кертүчеләр төп башына утырып калды. Мондый ялгышларны булдырмас өчен нишләргә кирәк? Ялган компанияләрнең билгеләре нинди? Белгечләр шул сорауларга җавап бирә.

– “Антарес”ябылса да, аның “партнерлык программасы” булган Synergy  һәм Frendex компанияләре популярлаша бара. Әлеге компанияләр финанс базарында легаль булмаган оешмалар һәм проектлар исемлегендә. Россия банкы сайтында ул исемлек белән тынышырга була. 2020 елдан бирле исемлеккә шундый 2 мең компания кергән, – дип кисәтә Россия Үзәк Банкы Идел-Нократ баш идарәсенең Татарстан буенча Милли банк бүлеге идарәчесе урынбасары Нурания Хәйруллина.

Финанс пирамидасымы-юкмы икәнен ничек танырга була? Аның беренче билгесе – базар шартларыннан аерылып торган зур күләмдәге керем вәгъдә итү. Димәк, сагаерлык нигез бар.

– Бүгенге пирамидалар “МММ” чорындагыларына охшамаган. Бер ишләре пенсионерларга гына юнәлтелгән булса, икенчеләре модалы темага, әйтик, криптовалюта белән спекуляция ясый. Алдакчылар криптовалюта берәмлекләре дигән булып, “һава” саталар. Шулай ук акча урынына ярты бәягә круиз буйлап сәяхәт, алтын эшләнмәләр алу өчен кешбэк вәгъдә итәләр. Үзегез астына кешеләр дә чакырсагыз, кредитыгызны түлибез дияргә мөмкиннәр, – ди спикер.
Соңгы вакытта пирамидаларның онлайн формака күчүен дә ассызыклап үтә ул. Әмма ничек кенә эшләсәләр дә, мәгънәсе шул ук кала – оештыручы беркатлылар хисабына байый да кача.

– Пирамиданың тагын бер билгесе – акча күчерүнең схемасы бик катлаулы һәм аңлашылмый, – дип дәвам итә Нурания Хәйруллина. – Бизнес челтәрле маркетинг принципларына корылган. Кешегә акча пирамидага яңа кушылучылар хисабына күчә. Клиентларга финанс документларын күрсәтәселәре килми, аның урынына матур презентацияләр оештырыла. Компаниянең эшчәнлек төрен дә өйрәнегез. Ул пекарня дип теркәлеп, криптовалютада инвестицияләр тәкъдим итә икән, шикләнерлек сәбәп бар. Игътибарны юнәлтергә кирәкле иң мөһим нәрсә исә – Россия банкы лицензиясе булмау. Компаниянең законлы эшлиме-юкмы икәнен белү өчен, “ЦБ онлайн” дигән мобиль кушымтага яки Россия банкы сайтындагы “Проверить финансовую организация” бүлегенә кереп карагыз. Россия Банкының fincult.info ресурсы ярдәендә дә финанс пирамидасын танып белергә, аның корбаны булган очракта алга таба нәрсә эшләргә икәнлеген белергә мөмкин.
Мошенниклар корбаны булуыңны белеп алгач, моны яшереп калдырырга кирәкми. Тиз арада хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итегез.

– Пирамида хуҗаларының аңнарына килеп акчаны кайтарырлар дип өметләнеп утырасы түгел. Мөмкин кадәр тизрәк гариза язарга кирәк. Хокук сакчылар да компаниянең эшчәнлеген тизрәк тикшереп, алдау очракларын ачыклый алачак, – ди Татарстан прокуроры урынбасары Юлия Наумова.

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading