16+

Повесткаңны килеп ал!

1 апрельдән Россия гаскәрләре сафларына язгы чакырылыш башланды.

Повесткаңны килеп ал!

1 апрельдән Россия гаскәрләре сафларына язгы чакырылыш башланды.

Бу көннәрдә РФ Президенты Дмитрий Медведев Хөкүмәткә һәм төбәкләр җитәкчелекләренә хәрби хезмәткә чакыру белән бәйле бөтен чараларны да үтәргә кушкан фәрманга кул куйды. Фәрман буенча, 155570 егет корал тотып илне сакларга тиеш.
РФ Саклану министрлыгы исә 2012 елның язгы чакырылышында узган елгыдан 20 меңгә күбрәк егетне армия сафларына алырга җыена. Былтыр бу сан 218 мең булган.
Быел җыелу пунктларында банк карталары бирәчәкләр. Солдатларга шул карточкаларга ай саен ике мең сум акча күчеп барачак. Белүебезчә, Россия солдатлары яңа елдан «байый» башлады. Аңа кадәр илнең иминлеген саклаучы солдатларга 400 сум күләмендә генә акча бирелә иде.
Бу чакырылышның тагын бер үзенчәлеге - җылы һава торышы торса да, хәрбиләргә бушлат бирелүе. Чакырылучылар кайнар ризык, «коры азык» белән тәэмин ителәчәк. Хәрби хезмәткә алынучылар хезмәт итү урыннарына поездларда, самолетларда һәм автотранспортта китәчәк. 40 кешедән артык эшелоннарда табиблар да булачак.
Россия Федерация Советы сенаторлары хәрби хезмәткә чакырылучыларның хәрби комиссариатка үзләре килүен таләп итә торган закон чыгарырга тәкъдим итә. Алар, РФ Президенты хәрби хезмәткә чакырылу турындагы фәрманны имзалаганнан соң, ике атна эчендә хәрби комиссариатка үзләре барып, повестка алырга тиеш. Әгәр шул вакыт эчендә килеп күренмәсә, гражданин җинаять җаваплылыгына тартылачак. Әлеге башлангычны РФ Саклану министрлыгы да хуплый.
РФ Иҗтимагый палатасы фикеренчә, әлеге канунны кабул итәргә иртәрәк. Алар әлеге канун проектын РФ Дәүләт Думасы үткәрмәс дип өметләнә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading