16+

Президент үзе күзәтүдә тота

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов: «Торак йортлардагы капиталь ремонт эшләре җылыту чоры башланганчы тәмамланган һәм төзүчеләр объектлардан киткән булырга тиеш», - диде.

Президент үзе күзәтүдә тота

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов: «Торак йортлардагы капиталь ремонт эшләре җылыту чоры башланганчы тәмамланган һәм төзүчеләр объектлардан киткән булырга тиеш», - диде.

Президент бу күрсәтмәсен 31 августта Министрлар Кабинетында булган видеоконференциядә бирде. Конференциядә Татарстанда торак-коммуналь хуҗалык реформасына теләктәшлек турындагы 185 нче федераль законны гамәлгә ашыру, капиталь ремонт, төзелеш, «Чиста су» программасы, фельдшер-акушерлык пунктларын төзекләндерү, күп балалы гаиләләргә җир участоклары бүлү мәсьәләләре күтәрелде.
Министрлар Кабинетының төзелеш, транспорт, торак-коммуналь һәм юл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Илдар Сибгатуллин сөйләгәнчә, республикада 2012 елда капиталь ремонт исемлегенә кертелгән 849 күпфатирлы йортның 717сендә эшләр тәмамланган. Дәүләт торак инспекциясе әлегә 31 райондагы 220 йортны гына кабул иткән. Кайсыларында сыйфат аксый, кайсыларында документлаштыру акрын бара. Бу нисбәттән, Президент документлар туплауда ярдәм күрсәтергә чакырды. «Без һәрвакыт 15 нче числоны көтәбез, ә соңыннан, кайчакларда, җылылык җибәрү ай дәвамына сузыла. Җылылык бирүне вакытында тәэмин итәргә кирәк», - диде ул.
2 контурлы казаннар 4036 фатирга урнаштырылган инде, программа үтәлеше - 86 процент. Алексеевск, Кукмара, Яңа Чишмә, Балык Бистәсе һәм Спас районнары эшне төгәлләгән. «Азнакай «Нефтемаш» заводы» ачык акционерлык җәмгыяте 19 фельдшер-акушерлык пункты монтажларга тиешле булса, шуның 9ын гына җыйган. Президенттан моның өчен республика сәламәтлек саклау министры Айрат Фәрраховка тәнкыйть сүзләре эләкте, ә «Нефтемаш»ка штраф салыначак.
Рөстәм Миңнеханов: «Күп балалы гаиләләргә бушлай җир участоклары бүлү - җитди эш, кешелекле мөнәсәбәт таләп ителә. Ул җирләр башка максатларга җибәрелергә тиеш түгел. Җирләр бүлүне сентябрьдә хәл итеп бетерү зарур, ә Казанга һәм Чаллыга күбрәк вакыт бирергә кирәк», - диде.
Президент Казанда җир бүлү кыенлыкларын искәртте. «Казан безнең ярдәмнән башка бу мәсьәләне чишә алмаячак, - диде ул. - Биредә, яшәү географиясенә карап, җир мәйданнарын төрле урыннардан билгеләргә кирәк».
Республикада 18 мең 979 гаилә җир сораган, соңгы айда тагын 1385 гаилә гариза керткән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading