16+

Президент өзелгән өметләрне ялгады

Анна Сабирова Казанда фатир алу өчен 2012 елда ук өлешле торак төзелешенә язылган булган. Фатиры гына юк та юк. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мәсьәләне үз контроленә алгач, өлешле торак төзелешендә хәрәкәт кузгалды.

Президент өзелгән өметләрне ялгады

Анна Сабирова Казанда фатир алу өчен 2012 елда ук өлешле торак төзелешенә язылган булган. Фатиры гына юк та юк. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мәсьәләне үз контроленә алгач, өлешле торак төзелешендә хәрәкәт кузгалды.

Анна Сабирова да, ниһаять, фатирлы булачак.

- Өметләремне өзгән идем инде, - диде ул «Молодежный» торак комплексындагы төзелеш эшләренең барышын карарга килгән мэр Илсур Метшинга.

- Шөкер, хәзер йортларда төзелеш эшләре бара, - дип, сөенече белән уртаклашты Анна.

«Молодежный» торак комплексында биш йорт төзү планлаштырылган булган. Биредә 4нче санлы йорт 2015 елда тапшырылган, ләкин калганнары «сакаллы» төзелеш булып туктап калган. Бүген 3нче санлы йорт та - тәмамлану алдында.

Казан мэры Илсур Метшин «Царицынский бугор» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять тарафыннан төзелеп килә торган йортларда да булды. Ул биредәге биш подъездлы йорт төзелешенең барышы белән кызыксынды. Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов таныштырганча, әлеге йорт файдалануга «блоклап», ягъни подъезд исәбендә биреләчәк. Башта 144 фатирлы өч подъезд тапшырылачак.

Өлешле торак төзелешендә катнашучылар белән өстәмә килешү төзелгән. Өлешчеләр 550 мең сумга автоурын сатып алырга ризалашкан. Бу акча «сакаллы» төзелешне кузгатып җибәрергә ярдәм иткән. Беренче подъезд белән беррәттән 195 автоурын да булдырыла. Килешү нигезендә, 100 автоурын беренче өч подъезддагы фатирларда торачак кешеләргә бүленгән. Җир асты паркингы ике катлы булачак, аның өстенә балалар уен мәйданчыгы, спорт мәйданчыгы ясау ниятләнелә. Ишегалдына агачлар утыртылачак. Йортның өч подъездында да тәрәзәләр урнаштырылган, хәзер лифтлар көйләү бара.

Мэр Илсур Метшин әйткәнчә, инженерлык челтәре сузу мәсьәләсе хәл ителә. «Казан электр челтәре» йортка электр үткәрәчәк.

- Татарстан Президенты йортка җылылык челтәре үткәрү буенча күрсәтмә бирде, бу үтәлә. «Татэнерго» белән аңлашу бар, - диде мэр Илсур Метшин.

Өлешле торак төзелешендә катнашучы Галина Никифорова борчылып әйткәнчә, автоурын килешүен теркәүдә киртәләр килеп чыккан. Шәһәр башлыгы, регпалатага бәйле бу юридик мәсьәлә чишелеш табачак, дип ышандырды.

«ФОН» белән «Свей» җәмгыятьләрендәге төзелеш эшләре туктап калган йортларда эш кабат башланган. Мэр Илсур Метшин әйткәнчә, Казандагы проблемалы 25 йортның быел җидесе, төзеп бетерелеп, өлешчеләргә тапшырылачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading